Велосипед хуҗасына кайтарылган.
Бөгелмәдә Оршан урамындагы күпквартиралы йортның подъездыннан велосипед югалган. Хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән.
Оператив-эзләү чаралары барышында хезмәткәрләр алдан хөкем ителгән 37 яшьлек Түбән Камада яшәүче кешенең урлауга катышы барлыгын ачыклаган. Ир-ат велосипедны кич бакчага барганда урлавын, ләкин соңрак тәгәрмәче тишелгәнлектән ташлап калдыруын таныган.
Урланган велосипед законлы хуҗасына кайтарылган. РФ Җинаять кодексының 158нче статьясы («Урлау») буенча җинаять эше кузгатылган.