Бөгелмәдә Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек 100%
Яңалыклар

Бөгелмәдә Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек 100%

705 бөгелмәле беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашачак.

Бөгелмәдә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек төгәлләнеп килә. Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Шәһәр территориясендә 48 участок сайлау комиссиясе төзелде, аларда комиссиянең хәлиткеч тавыш хокукына ия 466 әгъзасы эшли.

1 сентябрьгә Бөгелмәдә сайлаучылар саны 61 104 кеше тәшкил итә, шуларның 705е беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашачак.

Бүгеннән барлык участок комиссияләре дә тулы канлы эшкә керешә. Халык сайлаучылар исемлекләрендәге үз мәгълүматларын тикшерә һәм тавыш бирү турында гаризаны өйдә бирә ала.