Эскәмиядә калдырылган телефон җинаять эше өчен сәбәп булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча дежур бүлегенә биредә яшәүче бер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең балигъ булмаган улының кәрәзле телефонын урлау турында хәбәр итә. Малай кесә телефонын эскәмиядә калдырган, шуннан соң җайланма юкка чыккан.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә урлауда шикләнелүчене ачыклаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Совет урамындагы йортларның берсенең икенче подъезды янында 52 яшьлек хатын эскәмиядә калдырылган Самсунг Галакси маркалы телефонын күреп ала. Аның эш-гамәлләрен беркем дә күзәтмәвенә ышангач, ул кеше әйберләрен кесәсенә сала. Хуҗаны табу һәм аңа телефонны кайтару омтылышын хатын-кыз ясамаган.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул үз гаебен таныган һәм телефонны полиция хезмәткәрләренә тапшырган, алар җайланманы законлы хуҗасына кайтарган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгатылган («Гражданинга шактый зыян китереп урлау»).