Кергән акчаны ул спиртлы эчемлекләргә сарыф иткән.
Дежур часть бүлегенә җирле кеше мөрәҗәгать итә, ул ишегалдында гомуми бәясе 22 мең сум булган дүрт кармак онытып калдырганын әйтә. Иртән ир-ат балык тоту коралларын тапмый.
Оператив эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре урам себерүченең катнашы барлыгын ачыклаган: ул кармакларны алган һәм аларны 1 100 сумга саткан. Кергән акчаны ул спиртлы эчемлекләргә сарыф иткән.
РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлеше буенча («Урлау») җинаять эше кузгатылган. Урланган милек эзләнә.
Полиция исегезгә төшерә: кыйммәтле әйберләрне кыска гына вакытка да караучысыз калдырмагыз. Милекне саклау турында кайгырту — беренче чиратта сезнең җаваплылыгыгыз.