Авыл җирлегендә «Авылымның 105 яше» дип аталган тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә авылга 1921 елда Забугоровкадан күченеп килеп нигез салган 12 гаиләнең тарихы һәм җирлекнең күренекле шәхесләре искә алынды.
Авылның үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына, ветераннарга, укытучыларга һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилей белән авылдашларны котларга Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Самарадан кунаклар, шулай ук Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков һәм аның әнисе Любовь Рыжикова килде.
Һәвәскәр артистларның бәйрәм концертыннан соң, меценатлар һәм депутатлар күңелле көйләр астында кунаклар өчен карабодай боткасы, пироглар һәм үлән чәе белән тулы бәйрәм өстәле әзерләделәр.
— Бу бәйрәм кече Ватаныбызның тарихын искә алу өчен генә түгел, ә аның алдагы киләчәк үсеше турында уйлану, гореф-гадәтләрне саклау һәм халыкның бердәмлеген, дуслыгын ныгыту өчен дә кирәк, — дип нәтиҗә ясады җирлек башлыгы Денис Хикматов.