Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Европадан көмеш кайтты

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов Бөгелмәнең яшь спортчысы Александр Красныхны һәм аның тренеры Сергей Кузнецовны олы җиңү уңаеннан тәбрик итте.

Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, Берлинда узган Европа чемпионатында егет кроль стилендә йөзү буенча 4х200 метрлы эстафетада көмеш медаль яулады. Безнең Артём Лобузов, Дмитрий Ермаков, Александр Красных һәм Александр Сухоруковтан торган ир-егетләр командасы ярыш хуҗалары - немецлардан бик азга гына калыштылар.
"Безнең команда бик яшь әле, ә көндәшләр өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә иделәр. Шулай да әзерле-гебез яхшы булып, күрсәткечләр дә канәгатьләнерлек, - дип сөйли А. Красных. - Россиядә спортчылар өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Мисал өчен без - йөзүчеләр "Озеро Круглое" базасында шөгыльләнәбез".
Яшь булуына карамастан, Александр Красных спорт мастеры, Татарстан һәм Идел буе федераль округы күләмендә чемпион, Россия беренчелегендә дә призёр булган егет. Күнегүләр графигы тыгыз булуга карамастан, институтта укуын дәвам иттерә, быел ул - икенче курста.
Шәһәр мэры белән очрашудан соң Александр үзе укыган 2 нче лицейга юл тотты - мәктәп укучылары спортчыны түземсезлек белән көтәләр иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса