27 - 28 май көнне Казанда "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исемен дәгъва итүчеләрнең өченче рес-публика конкурсы төгәлләнде.
Һөнәри осталык бәйгесендә барлык шәһәр һәм районнардан җәмгысе 56 инспектор катнашты. Зона этапларында җиңүчеләр хәлиткеч соңгы ярышка чыкты.
Шулай итеп, яхшылардан-яхшылар - барлыгы 14 кеше финалда "Юл хәрәкәте кагыйдәләре"н, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юлда йөрүчеләр бе-лән мөнәсәбәтләрен көйли торган норматив документларны, юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ничек белүләрен һәм техник, физик әзерлекләрен, утлы коралдан ату һәм машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Иван Морозов дәрәҗәле бәйгедә мактаулы икенче урынны яулады. Бе-
ренче урында - Чаллы, өченчедә - Түбән Кама вәкилләре.