Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Рухыма сөю салган ул

Педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Галимулла кызы Каюмова - бихисап күп укытучылар үстергән мөгаллимә-остаз. Ел саен иллеләп яшь укытучы һәм тәрбияче, аның күкрәгеннән очкан ак күгәрченнәрдәй, туган ягыбызның мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына юнәлә.

Раилә ХАФИЗОВА.
Ул яшь мөгаллимәләргә туган телне укыту методикасын өйрәтә. Тел методикасын укытуны дәреснең иң камил өлгесен өйрәтү дип карарга
мөмкин. Яхшы аңлатылган методика яшь укытучыга бала аңына иң үтемле юлны табарга, аның хәтер һәм фикерләү сәләтләрен тулысынча ачарга мөмкинлек бирә.
Шәһәребездәге татар теле укытучыларының 74,6 проценты һәм, алар белән беррәттән, татар телевидениесе, китапханәләр, мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре шушы гали мәктәпне узган.
Дәресләр үткәрүдән тыш, өлкән укытучы студентларның фәнни-методик хезмәтләренә мөхәррирлек итә. Быел, мәсәлән, Айгөл Рамазанова белән Ләйсән Миңнекәева, танылган балалар шагыйрәсе Резидә Вәлиева белән (аңа хәзер 85 яшь) турыдан-туры хат алышып, шагыйрь Шәүкәт Галиевнең Кайбычтагы музее белән элемтәдә торып, иҗатларын милли балалар бакчасында өйрәтү ягыннан тикшереп яздылар. Бу хезмәт дәүләт чыгарылыш квалификация эше буларак уңышлы якланды.
Укучыларны гыйльми хезмәткә әзерләүдән укытучы шатлык ала. "Бала тәрбияләүдә халык авыз иҗатының роле" дип исемләнгән Россиякүләм конференциядә (Арча) Рузилә Хәмидуллина 2 нче урынны яулады; Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә (Әлмәт шәһәре) Сиринә Шаһгәрәева, "Солтанның бер көне" хикәясеннән мөгаллим образын яктыртып, 1 нче урынга иреште.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан һөнәри уку йортларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары баш методисты ул. Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай - хезмәттәшләренең көнкүреш мәшәкатьләрен чишүдән башлап, фәнни-методик ярдәм күрсәтүгә кадәрге эшчәнлек даирәсе аның җаваплылыгына карый.
"Яшь каләм" әдәбият сөючеләр түгәрәге көллиятнең милли рухын хасил итә. Яшьлек чорының саф хисләре кызлар күңелендә шигъри тәлгәшләр булып бөреләнә, укытучы илһам утын сүнми-сүрелдерми саклый, үзе дә шәкертләре белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса