Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Алдынгыларны бүләкләү

Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын тантаналы төстә бүләкләү күркәм традициягә әверелде.

Руслан ЙОСЫПОВ,
җирле хакимиятнең матбугат үзәге хезмәткәре.
Автор фотолары.
Узган атна нәтиҗәләре буенча районыбызның "Подгорный" хуҗалыгы (җитәкчесе - Тәүфыйк Сәлахов) хезмәтчәннәре алдынгы урынны алдылар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 25 ел хезмәт стажы булган хуҗалык механизаторы Андрей Тугаев урып-җыю вакытында иртәнге 4тән чык төшкәнчегә кадәр кырда эшли. Урып-җыю башланганнан бирле ул 1 427 тонна ашлык суктырып алган инде. Алдынгы механизатор әйтүенчә, бөртеклеләрне җыеп бетереп киләләр, нибары арыш һәм арпа калган.
Районның иң яхшы машина йөртүчесе дип Альберт Татиев танылган. Ул үзенең "КамАЗ"ында быел кырдан амбарларга 1 427 тонна икмәк ташыган. Ә менә яшь комбайнчылар арасында Сергей Малыхин - беренче. Ул "New Holland" комбайны белән 575 тонна орлык суктырган.
Районның иң уңган сыер савучысы - "Рассвет" хуҗалыгыннан Елена Малахова.
Аларның барысына да тырыш хезмәтләре өчен "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге исеменнән рәхмәт белдерелде һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов истәлек вымпеллары тапшырды.
Рәсемнәрдә: "Рассвет" хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы Елена Малахова; "Подгорный" хуҗалыгының уңган хезмәтчәннәрен бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса