Бөгелмәдә мунча янган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә мунча янган

22 сентябрьдә 01:04 сәгатьтә 64нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә янгын турында хәбәр килә.

Шаһитләр Шукшина урамында шәхси мунча януы турында хәбәр итәләр.

Коткаручалар килеп җитүгә 01:09 да монча алдын ут каплаган һәм төбә астына тарала башлаган. Ут мунчаның бөтен мәйданын басып алачак дигән куркыныч бар иде.

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге Карина Набережнова хәбәр иткәнчә, янгын чыгуның сәбәбе мичне техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.