Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Йөз төрле игелекле эш

Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә экологик тәрбия темасы бөтен эшчәнлекнең үзәгеннән кызыл җеп булып сузыла, чөнки ул тәрбия процессында дәвамлы эш алып барырга мөмкинлек бирә.

Наталья НУРМӨХӘММӘТОВА,
бүлек мөдире.
Җир көненә әзерләнгәндә, мәсәлән, балалар яздан ук үрентеләр үстерәләр, күзәтү, тикшерү эшләре алып баралар, табигый ландшафт белән эш итү күнекмәләре алалар, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар.
Хезмәт инструкторы Т. Шакирҗанова балаларга бакчада эшләү серләрен яздан ук төшендерә башлый. Хәзер исә аның кул астында дару үләннәре җыю, кирәкле эш коралларын хәстәрләү белән дә мәшгульләр. Ял сәгатьләрендә барысы бергә рәхәтләнеп экологик әкиятләрдә катнашалар. "Айболитта кунакта" дигән чарада катнашучылар һәммәсе дә табигатьне һәм тереклекне саклау кирәклеген яклап чыктылар. Көтелмәгән хәлләрдән котылу чараларын эзләп, Айболитка "авыру җәнлекләрне" дәваларга булыштылар.
Мондый чаралардан, табигатькә якынаю белән бер-рәттән, күңелләрдә миһербанлык хисе дә уяна. Уен аша җәмгыятьнең акыллы гражданины тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса