4 июль 2014 яңалыклары
-
Яңа җитәкче
Кичә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды.
-
Карабашта нефть саммиты уза
Бүген Карабашта нефть саммиты уза. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. "Дөнья икътисады үсеше темплары акрынаю сәбәпле, нефтькә бәяләр түбәнәя, бюджетка кертемнәр кими. Шуңа күрә нефть табуда һәм аны тиешле урынга илтеп җиткерүдә яңа технологияләр булдыру, сланецлы нефть чыгаруга яңа күзлектән карау кирәклеге көн кадагында торган мәсьәлә" -...
-
Болгар – Туган тел
23 - 29 июнь көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә укучы бер төркем бала: шәһәребезнең 2 нче лицееннан - 6, Акбаштан - 3, Кодаштан 1 укучы Болгар шәһәрендә "Болгар - Туган тел" дип исемләнгән махсус сменада ял итеп кайтты. Балаларның бу ялы ачык лагерь тибында булып, алар палаткаларда яшәделәр.
-
Бәйрәм көннәре билгеле
2014 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә карар бирәм: 1. Татарстан Республикасында: ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2014 елның 28 июлен...
-
Уйлана белгәннәргә – җан азыгы
Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезне якташларыбыз иҗаты белән якыннан таныштыруны дәвам итәбез. "Әдәби бит" сәхифәсенең чираттагы кунагы - газетабызның актив җәмәгатьчелек хәбәрчесе, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Әнәс Назыймов.
-
Рухыма сөю салган ул
Педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Галимулла кызы Каюмова - бихисап күп укытучылар үстергән мөгаллимә-остаз. Ел саен иллеләп яшь укытучы һәм тәрбияче, аның күкрәгеннән очкан ак күгәрченнәрдәй, туган ягыбызның мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына юнәлә.
-
Йөз төрле игелекле эш
Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә экологик тәрбия темасы бөтен эшчәнлекнең үзәгеннән кызыл җеп булып сузыла, чөнки ул тәрбия процессында дәвамлы эш алып барырга мөмкинлек бирә.
-
Туган телемә горурлык хисе белән
Без, Акбаш, Кодаш, Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицееның бер төркем укучылары, июнь ахырында Болгар тыюлыгында урнашкан җәйге лагерьда ял итеп кайту бәхетенә ирештек.
-
Изге Болгар иленә сәяхәт
Кояш нурлары астында Иделнең текә ярында гаҗәеп матур тирмәләр, ак сарайлар балкып тора. Әйтерсең лә, мәчет манарасы офыкка барып тоташа.