Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Президент белән очраштылар

9 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңүче, бүләкләнүче укучылар, аларның мөгаллимнәре белән очрашты.

Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча Л. ЙОСЫПОВА әзерләде.
Тантана белем сыйфатын мониторинглау Республика үзәге базасында үтте. Әлеге учреждение үзенең җиһазланышы ягыннан Россиядәге региональ заманча мәгълүматны эшкәртү үзәкләренең иң яхшысы булып санала.
Икенче ел рәттән Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләреннән Татарстан укучылары командасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калышып, РФ буенча өченчелекне яулый. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы билгеләгән балларга бәйле рәвештә, республика данын ТРдан 191 вәкил яклый, аларның 26сы - муниципаль берәмлекләрдән.
Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча республиканың 23 укучысы - җиңүче, ә 50се Бөтенроссия укучылар олимпиадасы йомгаклау өлешенең бүләкләнүчеләре булды (2009 елда - 58, 2010 елда - 59, 2011 елда - 75, 2012 елда - 69, 2013 елда - 76).
Алар арасында Бөгелмә укучылары да бар. 2 нче лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Элина Часовская һәм 1 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф
укучысы Ирина Макарова - рус әдәбияты һәм ТИНнан (ОБЖ) Бөтенроссия олимпиадасы призерлары. Алексей Красников (6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы) - физикадан Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе. Алексей әлеге фән буенча халыкара олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясе җыелма командасы кандидатлары исемлегенә дә кергән.
Җиңүчеләрне әзерләүче укытучылар да чарада катнашты. Алар рәтендә С. Киреева (6 нчы мәктәп), С. Щербинина (2 нче лицей), М. Ридзель (1 нче урта мәктәп) бар иде (рәсемдә).
Алексей Красников барлык республика укучылары - Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре исеменнән ТР Президентына рәхмәт сүзләре белән чыкты. Р. Миңнеханов укучыларга кыйммәтле бүләкләргә сертификат тапшырды.
Республика Президенты 6 нчы мәктәпнең физика укытучысы Светлана Кирееваны "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" мактаулы исеме бирелүе уңаеннан тәбрик итте.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу "урак өсте" тәмамланды. Бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йом-гаклау аттестацияләре артта калды. Шушы көннәрдә, 19 - 20 июньдә, Бөгелмә мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре гөрли. Быел 1 075 укучы - 9 нчы сыйныфны, 432 укучы 11 нче сыйныфны тә-мамлый. Кичәге мәктәп укучыларына бары тик уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса