8 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Сабый иминлеге – зурлар кулында
1 ноябрьдә "Игътибар - балалар!" дип атала торган Бөтенроссия профилактика чарасының өченче этабы старт алды.
-
Әйе, “ышаныч телефоны” сезне тыңлый...
Россия Наркотиклар әйләне-шенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районара бүлегендә инде менә берничә ел "ышаныч телефоны" эшли. Законсыз рәвештә наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше (тарату, куллану, җитештерү, саклау һәм башкалар) турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, бүлеккә хәбәр итә аласыз.
-
Гает мөбарәк булсын!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Барыгызны да ихлас күңелемнән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
-
Татулык, бердәмлек һәм тынычлык нигезе
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәребез мэры Илдус Касыймов якташларыбызны ил язмышы өчен мөһим булган сәяси дәүләт бәйрәмнәре: Халыкара бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас тәбрик итте. "Күпмилләтле районыбыз өчен бу бәйрәмнәр аеруча үзенчәлекле, - диелә котлауда. - республикабызның һәм илебезнең иминлеге, бәхетле киләчәге һәм хокукый, һәм рухи...
-
Телем, динем куәт алсын!
Татар дибез. Татар иле... Мөстәкыйльлек яуладык. Аралашыр өчен ике дәүләт телен сайладык. Тату яши күпмилләтле халык татар илендә, Дус йөзеннән сөйләшәбез "олы туган" телендә. Горур ил дип, дан тараттык. Җир шарына таныттык. Тик аяныч тел язмышы. Кирәклеген әллә оныттык?.. Көннән-көн бетә татарда телен белгән балалар, Бакча, мәктәп, ВУЗларда да юк...
-
Корбанның максаты – шатлык өләшү
6 ноябрьдә җир шарының барлык төбәгендә яшәүче мөселманнар олуг бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен тан-тана итәчәк. Дөнья мө-селманнары иртән-иртүк Корбан гаете намазына җыела. Олуг бәйрәм бар мөселманнарны бер урынга туплый. Алар бу көннәрдә Ислам диненең биш фарызының берсен - хаҗ гамәлен кылу өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә - Мәккәгә...