Укучы хатлары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарым, менә дигән килбәтең, югалтма син кыйммәтең!
Азатлык, хокуклык өчен көрәш һәрчак дәвам итә. Әллә кая барасы юк, без - татарлар үзебезнең телебез, динебез өчен көрәшне беркайчан да туктатырга тиеш түгелбез. Бу мәсьәлә хәзер дәүләт күләмендә күтәрелде. Балаларыбыз, оныкларыбыз әби-бабалары, ата-аналары белән татар телендә сөйләшәме соң хәзер? Татарның 50 - 60 проценты - юк, сөйләшми, чөнки татарча...
-
Бик бәхетле идек тә...
Туган авылым, туган якларым, Тауларыңнан чыга кара алтын, Болыннарыңны бизи факеллар. Татарстан хәзинәсе диеп Аталырга синең хакың бар. Биек тау башыннан карасаң, түбәндә авыл җәелеп ята. Бу минем туган авылым - Татар Димскәе. Нинди матур табигатьле ул! Һәр урам яшел посадка кебек сузылып киткән. Төп урамга, биегәйтелеп, асфальт җәелгән. Тирә-якка...
-
Табигатьнең киләчәге – кешелек киләчәге
Ишеттеңме, кордаш, безнең бу компрессорлар станциясен дөрес төземәгәннәр икән! Ничек инде?! Ул авылдан өч чакрым ераклыкта булырга тиеш, ә бу Йомран урамына бер чакрым да юк. Их, кешеләр... Нигә шулай уйламыйча эшлиләр икән, шундый матур урманны харап иткәннәр... Авылдашлар сөйләшүеннән. Бөек Россия дип аталган илдә, куе урманнарга, зәп-зәңгәр күзле елга-күлләргә,...
-
Татар киносы: бүген һәм иртәгә
Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XII республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе быел "Татар киносы: бүген һәм иртәгә" дигән исем астында үткәрелде. Карабаш 2 нче урта мәктәбеннән без - бер төркем укучылар шушы конференциядә катнашу бәхетенә ирештек. Безнең эшебез татар киносы тарихын, аның бүгенгесен яктыртуга багышланды. Максатыбыз: киноның татар халкына...
-
"Бөгелмә авазы" газетасының тугры дусты Ягсуп Мортазин иҗаты
Куанычым да, юанычым да Килүеңне көтеп алам, Иң якыным син һаман. Битләреңне биткә куям, Дәртләнәм, илһамланам. Күңелләрне баетасың, Ирештереп хәбәрләр. Туган төбәк тормышыннан Син бит һәрчак хәбәрдар. Күңелемнең иң түрендә Урыны "Моңсар"ларның. Иҗат юлын яктыртучы Маягы бит син аның. Һзрдаим белеп торганга Каләмдәшләрнең хәлен, Рухланып иҗат итәләр, Тоялар яшәү ямен....
-
Теләчедән хат килде...
Язмыш йөртә кешеләрне. Туган туфракны ташлап китү, илләр гизү, чит-ят җирләрне дә үз итеп, төпләнеп калу, шунда гомер итү дә бар дөньяда. Әмма, кайда гына йөрмәсен, тормышы ничек кенә яхшы булмасын, кеше барыбер туган төбәген, үз ягын сагынып яши. Яшьлектә дөнья мәшәкатьләре күңелдәге давылларны беркадәр йөгәнләп торса да, тора-бара сагыну...
-
Юксыну
*Ягез, бер дога! (Наил Әкрам улы Суховның бакыйлыкка күчкәненә - бер ел) Кайгы-хәсрәт мәңге килмәс кебек иде, Безнең тату бердәм гаиләгә. Пар канатлы булып яшәдек без, Бәхет-шатлык татып дөньяда. Авырлыклар инде артта калды диеп, Җиңеп бардык һәрбер киртәне. Бәхет, шатлык һәм куаныч белән Каршы алдык һәрбер иртәне. 40 ел без...
-
Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем
Өстерәп чыгардым мин аны колагыннан, Инде бик карт самоварны әнкәйнең чоланыннан. Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач, Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә: "Танымадым сине, - ди,- олыгаеп киткәнсең... Синең белән күрешкәнгә күпме вакыт үткән соң?.. Ничә бала минем янда гөрләп утыра иде?! Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем....
-
Ак карларым - күңел көзгесе
Ак карларым - якты нурларым, Көтеп алдым өзелеп сагынып. Энҗе карлар - мәңге якын дуслар Балачакка чакыра шашынып. Ак карларым - якын сердәшләрем, Аңлыйсыз сез минем күңелне. Юлдаш итеп барыр юлларымда Үтсәм иде калган гомерне. Ак карларым, озак көттердегез, Әллә белмәдегез көткәнне. Карда калган эзләр хәтерләтә Әби-бабаларның үткәнен. Ак карларга...
-
Бөгелмәнең 9 нчы урта мәктәп укучыларының иҗат җимешләре
Әниләр бәйрәме уңаеннан 9 нчы урта мәктәптә "Син бит, Әнием, бер генә!!!" дип аталган иҗади эшләр бәйгесе старт алган иде. Сезнең игътибарыгызга укучыларның кайбер эшләрен тәкъдим итәбез. Минем әнием Һәр кешенең якын һәм кадерле кешесе бар. Гадәттә ул - аның әнисе. Минемчә, әнием - иң яхшы, бердәнбер һәм тиңе булмаган...
-
Шәфкать туташларының яңа коралы
Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, күркәм холыклы, ярдәмчел, үз эшенең остасы - Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Анастасия Кулагина Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре арасында оештырылган "Онкологик авыруларны иртә стадиясендә диагностикалау һәм профилактикалау чаралары" дигән темага компьютерда эшләнгән плакатлар смотр-бәйгесендә II дәрәҗә...
-
Циркка бардык әле!
Бөгелмәнең "Радуга" социталь ярдәм үзәгендә исәптә торучы ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбитяләнүче 150 малай һәм кыз Санкт-Петербургатан килгән цирк тамашасын карап кинәнде. Программа башланганчы алдан ук килеп, күңелле минутлар кичерәчәген тоеп, кызыксынучан карашларын тамаша буласы аренага төбәгән балаларның шат көлү авазыннан, шау-гөр килүеннән һәркемгә уңай энергия күчте, ди...
-
Ихлас РӘХМӘТ коткаручыларның үзләрен дә мең бәладән коткарсын
Россиядә янгын сакчылыгы килеп чыгу, үсеше һәм ныгуының тарихи тамырлары патша Алексей Михайлович заманында, ә төгәлрәге 1649 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Наказ о Градском благочинии" канунына барып тоташа. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр янгынга каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелеп чыгыла да инде. Рәсми документта ут афәтенә каршы торуның төп нигезләмәләре...
-
Бала сәламәтлеге – әти-әни кулында
Бөгелмә үзәк район хастаханәсе травматологы журналистлар белән очрашты. Бу очрашуга шәһәребездә кечкенә баланың дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшү очрагы этәргеч биргән (газетабызның узган санында бу хакта хәбәр иткән идек). Җәйнең ямьле көннәрендә халыкның иң кызыксынучан өлеше (балалар диюем) еш кына, олылар тарафыннан игътибар җитмәү сәбәпле, караучысыз калалар. Ә бу исә...
-
Алтын чорыбызга кайтабыз
Ходай насыйп иткәч, быел да изге Рамазан аены кереп, уразаларыбызны тотып, Гает бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттек. Менә шушы уңайдан узган гомеремнән бер өзекне искә төшереп үтмәкче булам. Бөгелмәнең 3 нче татар мәктәбен 1947 елда тәмамлагач, мин Казан педагогия институтының физика-математика факультетында укып, белем алдым. Бер ел Зәй-Каратай авыл мәктәбендә эшләдем....