Юксыну
*Ягез, бер дога! (Наил Әкрам улы Суховның бакыйлыкка күчкәненә - бер ел) Кайгы-хәсрәт мәңге килмәс кебек иде, Безнең тату бердәм гаиләгә. Пар канатлы булып яшәдек без, Бәхет-шатлык татып дөньяда. Авырлыклар инде артта калды диеп, Җиңеп бардык һәрбер киртәне. Бәхет, шатлык һәм куаныч белән Каршы алдык һәрбер иртәне. 40 ел без...
*Ягез, бер дога!
(Наил Әкрам улы Суховның бакыйлыкка күчкәненә - бер ел)
Кайгы-хәсрәт мәңге килмәс кебек иде,
Безнең тату бердәм гаиләгә.
Пар канатлы булып яшәдек без,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Авырлыклар инде артта калды диеп,
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршы алдык һәрбер иртәне.
40 ел без матур гомер иттек,
Өмет белән өйләр төзедек.
Күпме эшләрең калды эшләнмичә,
Планнарың калды өзелеп...
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Гомерең буе тырыш булдың бит син,
Бар эшне дә үзең эшләдең.
Кеше өлешенә кермәдең һич,
Шөкерана итеп яшәдең.
Нинди генә эшкә алынсаң да,
Җиренә җиткереп башкардың.
Алтын куллы, киң йөрәкле булып
Күңел түрләрендә син калдың.
Ә күңелем барыбер ышанмый -
Син һаман да исән кебексең.
Менә, матур итеп бер елмаеп,
Ишек ачып керер кебек син.
Бакчабызга чыксам, күңел әрни,
Алмагачлар сине юксына.
Оныкларың сине сагыналар,
Үзәкләрем шундый өзелә...
Син булмагач, сыңар канат белән,
Ничек талпыныйм соң, очыйм соң?
Тормышның бу ямен, зур бәхетен,
Колач җәеп, ничек кочыйм соң?!
Җәмәгате Фәния СУХОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа