Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Алтын чорыбызга кайтабыз

Ходай насыйп иткәч, быел да изге Рамазан аены кереп, уразаларыбызны тотып, Гает бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттек. Менә шушы уңайдан узган гомеремнән бер өзекне искә төшереп үтмәкче булам. Бөгелмәнең 3 нче татар мәктәбен 1947 елда тәмамлагач, мин Казан педагогия институтының физика-математика факультетында укып, белем алдым. Бер ел Зәй-Каратай авыл мәктәбендә эшләдем....

Ходай насыйп иткәч, быел да изге Рамазан аены кереп, уразаларыбызны тотып, Гает бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттек. Менә шушы уңайдан узган гомеремнән бер өзекне искә төшереп үтмәкче булам.

Бөгелмәнең 3 нче татар мәктәбен 1947 елда тәмамлагач, мин Казан педагогия институтының физика-математика факультетында укып, белем алдым. Бер ел Зәй-Каратай авыл мәктәбендә эшләдем. Аннары кияүгә чыккач, кабат Казанга китәргә туры килде. Чөнки ирем (сыйныфташым да) Казан юридик институтын Кызыл Дипломга тәмамлап, эшкә шунда калдырылган иде. Татар мәктәбендә укыган кеше буларак, исәбем эшемне татар мәктәбендә дәвам итү иде. Казан мәгариф бүлегенә барып, фикеремне әйтүгә, шунда утыручы түрә ханым кырт кисте: "Казанның үз татарларына да татар мәктәпләрендә урын юк!" Менә сиңа мә! Татар башкаласында шундый хәл. Эшкә кызлар мәктәбенә (ул вакытта кызлар һәм малайлар аерым укыйлар иде) булса да җибәрүләрен үтендем. Анда да урын юк! Малайлар мәктәбен тәкъдим иттеләр. Ләкин анда барырга җөрьәт итмәдем инде. "Школа рабочей молодежи" дип аталган кичке мәктәптә укытырга туры килде. Бөгелмәгә кайткач та, пенсиягә киткәнче шунда эшләдем.

Менә шулай, үткән гасырның 50 нче елларында Казанда татар мәктәпләре санаулы гына, дөресрәге, юк дәрәҗәсендә иде. Балалар бакчаларында татар төркемнәре турында уйлаучы да булмады. Институтта укыганда без педпрактиканы 80 нче татар кызлар мәктәбендә үттек. 13 нче татар малайлар мәктәбендә комсомол кушуы буенча пионервожатый булып эшләргә дә туры килде (сүз уңаеннан, бу 13 нче мәктәптә Бөгелмәбезнең Почетлы гражданины Равил Хәсәнов та укыган).

Без укыган һәм эшли башлаган чорларда мәчетләр турында сүз дә кузгатучы булмады. Ә хәзерге көндә бу өлкәдә Аллаһка мең шөкер. Безнең шәһәрдә генә дә 6 мәчет эшләп тора. Мәчетләребезнең һәрберсендә намаз укыла, ифтар мәҗлесләре оештырыла. Быел минем үземә дә 3 мәчеттә ифтар ашында булырга насыйп итте. Үзәк мәчеттә үзем дә ифтарны оештыруда матди ярдәм күрсәттем. Ходай кабуллардан кылсын. Күршеләрем Нурия, Зәйнәп, Рәмзия, Гыйльмурый дусларыма да рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Ел саен ураза вакытында авыз ачтырудан калдырмыйлар.

Казан шәһәрендә уздырылган республика ифтар мәҗлесе турында да берничә сүз әйтәсем килә. Менә бит нинди көннәргә килеп җиттек, Ходайның рәхмәте. Нинди күркәм күренеш. Бу бит милли бердәмлекне, динне ныгыту чараларының берсе. Шулай дәвам итә генә күрсен. Бәлки бу безнең Алтын чорыбызга кайтуның бер чагылышыдыр дип уйларга да сәбәп бар.

Менә шулай бик күркәм итеп Рамазан айларын үткәреп җибәрдек. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, киләсе елларда да бергәләшеп уразаларыбызны тотып, әҗер-савапларын күрергә язсын. Сәламәт булыгыз, авырлыкларга бирешмәгез.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,

педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса