Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Ак карларым - күңел көзгесе

Ак карларым - якты нурларым, Көтеп алдым өзелеп сагынып. Энҗе карлар - мәңге якын дуслар Балачакка чакыра шашынып. Ак карларым - якын сердәшләрем, Аңлыйсыз сез минем күңелне. Юлдаш итеп барыр юлларымда Үтсәм иде калган гомерне. Ак карларым, озак көттердегез, Әллә белмәдегез көткәнне. Карда калган эзләр хәтерләтә Әби-бабаларның үткәнен. Ак карларга...

Ак карларым - якты нурларым,

Көтеп алдым өзелеп сагынып.

Энҗе карлар - мәңге якын дуслар

Балачакка чакыра шашынып.

Ак карларым - якын сердәшләрем,

Аңлыйсыз сез минем күңелне.

Юлдаш итеп барыр юлларымда

Үтсәм иде калган гомерне.

Ак карларым, озак көттердегез,

Әллә белмәдегез көткәнне.

Карда калган эзләр хәтерләтә

Әби-бабаларның үткәнен.

Ак карларга гашыйк гомер буе,

Алар - җирдә пакьлек билгесе.

Гомер теләп ява әкрен генә

Ак карларым - күңел көзгесе.

Ак карларым - маяк юлларымда,

Бирешмәскә мине өндисез.

Дөнья яктылыгы - ак карларда,

Ак карларым, миңа өлге сез!

М. ШӘРӘФЕТД ИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса