Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәнең 9 нчы урта мәктәп укучыларының иҗат җимешләре

Әниләр бәйрәме уңаеннан 9 нчы урта мәктәптә "Син бит, Әнием, бер генә!!!" дип аталган иҗади эшләр бәйгесе старт алган иде. Сезнең игътибарыгызга укучыларның кайбер эшләрен тәкъдим итәбез. Минем әнием Һәр кешенең якын һәм кадерле кешесе бар. Гадәттә ул - аның әнисе. Минемчә, әнием - иң яхшы, бердәнбер һәм тиңе булмаган...

Әниләр бәйрәме уңаеннан 9 нчы урта мәктәптә "Син бит, Әнием, бер генә!!!" дип аталган иҗади эшләр бәйгесе старт алган иде. Сезнең игътибарыгызга укучыларның кайбер эшләрен тәкъдим итәбез.

Минем әнием

Һәр кешенең якын һәм кадерле кешесе бар. Гадәттә ул - аның әнисе. Минемчә, әнием - иң яхшы, бердәнбер һәм тиңе булмаган кеше. Хәзер мин ни өчен шулай уйлаганымны язып китәм.

Әниемнең исеме - Фәридә. Аңа утыз алты яшь. Аның урта озынлыктагы коңгырт чәче һәм коңгырт-кара күзләре бик матур. Әнием тәмледән-тәмле ризыклар әзерләргә ярата. Аның өчпочмаклары телеңне йотарлык тәмле була. Әнием табигать кочагына чыгарга ярата. Һәр җәй саен без аның белән диңгезгә барабыз. Буш вакытта әнием китаплар укый, бәйли, кинофильмнар карый. Ул әле спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Кышын без аның белән чаңгы шуабыз, ә җәен урманда йөрибез, җиләк, дару үләннәре җыябыз, бергәләшеп балык та тотабыз әле.

Мин әнием белән барлык серләремне дә уртаклашам, ул мине тыңлый һәм һәрвакыт ярдәм итә. Шундый әни бүләк иткән өчен әбием белән бабама зур рәхмәтләр әйтәм.

Мансур СӨЛӘЙМАНОВ,

9 нчы урта мәктәпнең 6 "а" сыйныфы укучысы.

Син бит минем бергенәм

Иң кадерле кеше минем өчен - ул, әлбәттә инде, әнием. Әнием ачык йөзле, игелекле, назлы, тормышны яратучы кеше. Авыр минутларда ярдәм итәргә һәм киңәшләр бирергә ярата. Аның искиткеч бөдрә чәчләре алтын арыш кырын хәтерләтә, ягымлы күзләре кыңгырау чәчәкләре кебек зәп-зәңгәр, алардан тирә-юньгә һәрвакыт яхшылык нурлары чәчелеп тора. Әниемнең иреннәре дә җете кызыл төстә, әйтерсең лә, кызарып пешкән чия. Ә йөзе көн дә назлы елмаеп, кәефне күтәрә һәм ару-талуны бетерә. Ул сабыр, тыныч һәм бик тә тыйнак кеше. Аның белән төрле темаларга аралашу бик кызык, күңелле. Әниемне барысы да ярата, барысы да хөрмә итә. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим.

Ксения ТАРХОВА, 9 нчы урта мәктәпнең 6 "а" сыйныфы укучысы.

(Ралинә СОЛТАНОВА тәрҗемәсе)

Ул бит минем кадерлем!

Әнкәй мине Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек, - дип башлыйсым килә бу язмамны. Ләкин мине әнием Сөннән алып кайтмаган, Сөн суында да юмаган, ә Бөгелмәнең һәр фатирында агып торган чиста суда коендырган. Ә бу җырның ике юлын, минем әбием бик еш кабатлап моңая. Аның язмышы бик әче һәм катлаулы, авыр дип өстәсәм дә, ялгыш булмас иде. Минем әниемне әбием ерак Братск шәһәрендә дөньяга китергән. Әнием өченче сыйныфны бары тик яхшы билгеләргә генә укып бетереп, әбием белән Бөгелмә районына күченеп кайталар. 11 нче сыйныфка кадәр әнием Восточный урта мәктәбендә укый. Ә аннары укытучы һөнәрен үзләштерә. Үзенә бик таләпчән булуы сәбәпле, тагын укыйсы килеп, инженер һөнәрен дә үзләштерә. Әле ул шул һөнәре буенча берничә еллар Бөгелмәнең эчемлек заводында эшләп тә өлгерә. Ә шулай да тынгысыз әнием тагын да бер югары уку йортын, читтән торып укып бетерә. Әлеге вакытта ул хисапчы булып, яраткан эшендә эшли.

Мин әниемне бик яратам. Ул миңа карата да бик таләпчән, киң күңелле. Һәр кешегә ярдәм кулын сузарга әзер, туганнарыбызны да бик хөрмәт итә. Кыскасы: туган җанлы, киң күңелле, тынгысыз ул минем әнием. Мин аңа охшарга тырышам.

Әнием табигатьне бик ярата. Әбием белән алар бакчабызда нинди генә гөлләр үстермиләр. Гөмбә, җиләк җыю да - аларның иң яраткан шөгыльләре, чөнки алар ерак көнчыгыш тайгаларында йөреп, өйрәнеп беткәннәр. Бу яктагы урманнарны алар парк кебек кенә күрәләр. Әнием үзенең сабый чактагы дуслары белән әле дә элемтәдә яши. Алар бер-берсен кунакка чакыралар, хәтта балалар бакчасына бергә йөргән дуслары да аңа шылтыратып, хәл белешеп торалар. Әбием дә бергә эшләгән дуслары белән аралашып тора, алар, әбием сөйләвенчә, Братск шәһәрендә бик күңелле яшәгәннәр. Шул якларны бик сагыналар. Анда бары тик саф күңелле кешеләр генә яши ала, ди әбием. "Начар кешеләрне себер кабул итми, үз итми", - дип шаярта ул. Ә аларның шаяртып әйткән сүзләрендә чынбарлык та бар бит. Бала чактагы дусларны онытмау, сагыну, аралашу сәләте ул һәр кешегә дә бирелмидер, минемчә. Мин һәр әнигә, һәр әбигә исәнлек, сәламәтлек һәм озын, матур, тыныч тормыш телим. Шунда гына без, балалар, бәхетле булырбыз, алла теләсә.

Идел ТУКТАРОВА, 9 нчы урта мәктәпнең 7 "Б" сыйныфы укучысы.

Минем алтыным!

Әни... Нинди олы сүз бу! Менә син иртә белән йокыдан уяндың да, күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый.

Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Әни безне бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп, "улым" диеп сөеп уята. Ярый әле, Әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем айлы, йолдызлы, якты. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, газиз Әнием!!!!

Радмила ШАКИРОВА, 9 нчы урта мәктәпнең 2 "Б" сыйныфы укучысы.

Фотода: Мансур Сөләйманов әнисе һәм энесе Камил белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса