Бөгелмә районында шәхси гаражда янгын чыккан
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында шәхси гаражда янгын чыккан

Зыян күрүчеләр юк.

9 ноябрьдә 14:42 сәгатьтә шәхси гаражда янгын турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә тышкы билгеләре буенча гараж түбәсе астыннан ачык төтен бүленеп чыгуы күзәтелгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын таралу куркынычы булмый.

Гараж блоклы, кирпеч белән тышланган, түбәсе ике кыеклы, агач бизәк буенча профнастил белән капланган. Гараж электрга, газга тоташтырылмаган, тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар баллоннары булмаган.

— Утның башлангыч сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, — диде Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идаралыгының Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт күзәтчелеге һәм профилактик эшләр идарәсенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты В.С. Әхмәдуллина.