Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем

Өстерәп чыгардым мин аны колагыннан, Инде бик карт самоварны әнкәйнең чоланыннан. Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач, Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә: "Танымадым сине, - ди,- олыгаеп киткәнсең... Синең белән күрешкәнгә күпме вакыт үткән соң?.. Ничә бала минем янда гөрләп утыра иде?! Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем....

Өстерәп чыгардым мин аны колагыннан,

Инде бик карт самоварны әнкәйнең чоланыннан.

Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач,

Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә:

"Танымадым сине, - ди,- олыгаеп киткәнсең...

Синең белән күрешкәнгә күпме вакыт үткән соң?..

Ничә бала минем янда гөрләп утыра иде?!

Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем.

Чәйләремне барыгыз да яратып эчә иде,

Өске ягымда, тезелеп, йомырка пешә иде.

Күршеләр керә, кичләр күңелле үтә иде,

Байлык юк, тик кайнар чәем барсына җитә иде".

Кайнады да самоварым, бермәлгә тынып калды:

"Хәзер ничек яшисең соң?" - дип миңа сорау салды.

"Хәзер бар да бар өйләрдә, газлар яна, тамак тук.

Өстәлләрдә самовар юк, йөрәкләрдә җылы юк.

Хәзер кешеләр күршегә, ни өчендер, кермиләр.

Күбрәге күршесендә кем яшәвен белмиләр.

Җаннарыбыз яшеренгән, яхшы туннарга төреп.

Бикләнгәнбез чоландагы иске самавар кебек.

Менә шулай яшибез!" - дип самаварга күз аттым.

"Бар күршеңне чакыр!" - диде.

Самоварны яңарттым.

Гөлфия НИЗАМЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса