Шәфкать туташларының яңа коралы
Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, күркәм холыклы, ярдәмчел, үз эшенең остасы - Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Анастасия Кулагина Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре арасында оештырылган "Онкологик авыруларны иртә стадиясендә диагностикалау һәм профилактикалау чаралары" дигән темага компьютерда эшләнгән плакатлар смотр-бәйгесендә II дәрәҗә...
Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, күркәм холыклы, ярдәмчел, үз эшенең остасы - Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Анастасия Кулагина Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре арасында оештырылган "Онкологик авыруларны иртә стадиясендә диагностикалау һәм профилактикалау чаралары" дигән темага компьютерда эшләнгән плакатлар смотр-бәйгесендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Анастасия Бөгелмәдә яшәүче һәм башка барлык хатын-кызларны да матур, сәламәт итеп күрергә тели.
- Иҗади эшемнең темасын сөт бизләре рагы юнәлешендә сайладым. Чөнки бик киң таралган авыру бу. Әмма, никадәрле мәкерле чир булмасын, башлангыч чорында ачыкланса, аны тулысынча дәвалап була, - ди Анастасия Фёдоровна. - Бу яклап үз-үзеңне тикшерүнең бик нәтиҗәле методикасы бар. Шулай ук поликлиникада заманча медицина җиһазлары ярдәмендә комплекслы профилактик караулар уздырылып тора.
Анастасия Кулагина үзенең иҗади эшендә күкрәк бизләре рагын булдырмау чараларына игътибарны юнәлткән. Гүзәл затлар, чыннан да, гүзәл һәм сәламәт булырга тиеш дигән фикердә ул. Шуңа да сөт бизләре рагының 12 симптомын тасвирлап, үз-үзеңне тикшереп тору методикасынтәфсилләп аңлата.
- Безнең бүлектә бик файдалы, яхшы китапханә бар. Аларны төрле елларда бүлек мөдире булып эшләгән мөхтәрәм табибларыбыз В.В. Широких, Н.А. Шварц, табиб-онколог И.И. Гыйльманов тупалганнар. Плакатымны ясаганда мин нәкъ шул әдәбияттан файдаландым да инде.
- Анастасия Кулагинаның эшкә иҗади яклап кына түгел, фәнни яктан да караганы сизелеп тора, - ди смотр-бәйгенең муниципаль этабын оештыручы үзәк район хастаханәсе баш шәфкать туташы Гөлшат Гарипова. - Хастаханәнең бөтен бүлекләреннән, поликлиникадан, бала тудыру йортыннан да үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.
Үзәк хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегеннән берьюлы өч эш тапшырганнар. Ә бит бәйгедә катнашучыларның һәркайсысы пациентлар, авырулар белән эшли, авыру тарихын тутырасы, процедуралар ясыйсы, башка күп вазифалар башкарасы бар, һәркемнең гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлек. Шулай да алар медицина күзлегеннән карап, компьютерда иҗади эш башкарырга вакыт тапканнар.
Плакатларның барысы да мәгълүмат стендларына урнаштырылган, пациентларны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлы булырга, вакытында медицина тикшерүләре узып торырга чакыралар. Шулай итеп, заман техникасы - компьютер дизайны халык сәламәтлеге өчен көрәштә шәфкать туташларының нәтиҗәле бер коралына әйләнде.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа