Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Циркка бардык әле!

Бөгелмәнең "Радуга" социталь ярдәм үзәгендә исәптә торучы ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбитяләнүче 150 малай һәм кыз Санкт-Петербургатан килгән цирк тамашасын карап кинәнде. Программа башланганчы алдан ук килеп, күңелле минутлар кичерәчәген тоеп, кызыксынучан карашларын тамаша буласы аренага төбәгән балаларның шат көлү авазыннан, шау-гөр килүеннән һәркемгә уңай энергия күчте, ди...

 

Бөгелмәнең "Радуга" социталь ярдәм үзәгендә исәптә торучы ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбитяләнүче 150 малай һәм кыз Санкт-Петербургатан килгән цирк тамашасын карап кинәнде.

Программа башланганчы алдан ук килеп, күңелле минутлар кичерәчәген тоеп, кызыксынучан карашларын тамаша буласы аренага төбәгән балаларның шат көлү авазыннан, шау-гөр килүеннән һәркемгә уңай энергия күчте, ди тамаша кылучылар.

Чын циркка хас булганча, биредә алар төрле жанрлардагы һава гимнастлары, фокус ясаучылар, эквилибристлар, тылсымчы-иллюзионистлар чыгышларын карап кинәнгән. Өйрәтелгән җәнлекләр исә балаларның гына түгел, олыларның да күңелен яулап ала.

- Үзебезнең шәһәрдә цирк юк, ә күрше-тирә шәһәрләргә балаларын йөртергә һәр гаиләнең дә матди мөмкинлеге юк. Шуңа күрә дә күмәкләп тамаша карау балалар өчен бик якты истәлек, рәхәт көн булып истә калды, - ди социаль педагог Лилия Ремеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса