Хокук һәм вәзгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мошенниклар бер бөгелмәлегә кредит рәсмиләштергән
Хокук бозучыларның кыңгыр гамәлләре 30 яшьлек ир-атта шик тудыра һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә.
-
Бөгелмә янындагы трассада автобус тулысынча янып беткән
Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган, янгын машинаның мотор бүлегендә башланган.
-
Бөгелмәдә төнлә малосемейка торагында янгын чыга, һәлак булучы бар
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта фатир тәрәзәсеннән ачык яну күзәтелә.
-
Татарстанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар
Автомобильләр бәрелешкәннән соң аларның берсе юлдан читкә чыгып киткән.
-
Рөстәм Миңнеханов Сызрань янындагы куркыныч авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фаҗигадә 12 кешенең гомере өзелгән, аларның барысы да – Ульяновск өлкәсеннән.
-
Бөгелмәдә җиңел машина баганага бәрелә, йөртүчесе һәм пассажир зыян күрә
Юл-транспорт һәлакәте бүген Международная урамында була.
-
Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз ышанучанлыгы аркасында акчасыннан колак каккан
Хатын-кыз аңа 495 саныннан башлана торган шылтырату булуын сөйләгән.
-
Ялган банк хезмәткәрләре Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыздан 100 000 сум урлаган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле 58 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән.
-
Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре хастаханә пациентының зәркән бизәнү әйберен урлау очрагын ачкан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре дәвалау учреждениесе стационарында дәваланган вакытта алтын бизәнү әйберен урлаган җирле кешене тоткарлаган.
-
Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган
Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.
-
Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында яшүсмерләр җирле кешене кыйнаган һәм талаган
Шикләнелүчеләр бөгелмәленең кәрәзле телефонын һәм банк карталарын тартып алганнар.
-
Исерек хәлдә кабат руль артына утырган бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарылган
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
-
Бөгелмәдә яшәүче исерек хатын-кыз полиция белән конфликтка кергән өчен “шартлы” җәза алган
Хатын-кыз, полиция хезмәткәре кабинетында булганда, аңа белә торып шәхси телефонын ыргыткан һәм өске иренен җәрәхәтләгән.
-
Полиция хезмәткәрләре чит кеше банк картасы белән түләгән хатын-кызны тоткарлаган
Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре банк картасын 58 яшьлек пенсионер ханымның үз йорты янында табуын ачыклаган.
-
Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган
Һәлакәттә имгәнгән кешеләрне хастаханәгә илткәннәр.