Бөгелмәлегә күршесенең намусын кимсеткән өчен административ эш кузгатылган
Бөгелмә районында яшәүче хатын-кыз күршесенең намусын һәм абруен төшергән өчен судта җавап бирәчәк.
2026 елның 1 маенда Солояз авылында яшәүче хатын күршесен мыскыл итә. Аның гамәлләре әдәпсез формада башка затның намусын һәм абруен кимсетү буларак квалификацияләнгән иде.
Әлеге факт буенча күзәтчелек ведомствосы РФ КоАП 5.61нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ эш кузгатты (мыскыллау).
Материаллар асылы буенча карау өчен мировой судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia