Бөгелмәдә чираттагы ачык суд утырышлары узды
Исерек килеш машина йөрткән тугыз бөгелмәле шофер таныклыгыннан мәхрүм калды.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә, 20 майдан 2 июньгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары тугыз ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Т. Фархетдиновны, Т. Минвәлиевне, М. Саптарованы, П. Елисеевны, Т. Уварованы, А. Гавриловны, А. Мягчиловны, Р. Шайсултановны һәм Т. Якупованы, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәр-кайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга, 1 ел да 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмен-дә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар.
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia