Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә йорт янган

Бөгелмәдә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 71 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

16 майда «Глонасс-112» системасы аша 64нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Дмитрий Фурманов урамындагы шәхси бүрәнә йорт януы турында хәбәр килә. 

Һәлакәт урынына килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр янгынның бинаны тулысынча чолгап алуын ачыклаган. Янгынның күрше биналарга-хуҗалык корылмаларына һәм мунчаларга таралу куркынычы була. Янгын сүндерү хезмәткәрләрен каршы алган күршеләр йорт эчендә хуҗа хатын булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр. Тышкы агач ишек ачык була.

— Сүндерү процессында коткаручылар янган хатын-кыз гәүдәсен тапканнар. Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 54 квадрат метр булган йорт янып беткән. Янгынның башлангыч сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык, — дип хәбәр итте Бөгелмә МР буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПР бүлеге тикшерүчесе эчке хезмәт лейтенанты Карина Набережнова.

ФОТО: 64нче янгын сүндерү-коткару бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6