Бөгелмәле ялган таныклык белән тоткарланган
Полиция хезмәткәрләре ялган таныклык белән машина йөртүчене туктаткан.
Казан-Ырынбур автомобиль юлының Бөгелмә районындагы 327нче чакрымында полиция хезмәткәрләре 1983 елгы ир-ат идарә иткән «Тойота Альфард» автомобилен туктата.
Документларны тикшерү барышында полиция хезмәткәрләрендә аның йөртүче таныклыгының чынлыгына карата шик туа.
Документ алына һәм экспертизага җибәрелә. Белгечләрнең нәтиҗәсе раслаганча, таныклык «Госзнак» предприятиесендә ясалмаган һәм билгеләнгән таләпләргә туры килми.
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә әлеге машина йөртүчегә карата РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсенең 3нче өлеше («Ялган документ икәнен белә торып файдалану») буенча җинаять эше кузгатылган.
Булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia