Бөгелмәдәге эш бирүчене хезмәткәрләренә 18,5 миллион сум акча түләмәгән өчен штрафка тартканнар
Кассада акча булса да, эш хакын бирмәгән җитәкчегә карата суд җинаять эше буенча карар чыгарды.
2024 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр предприятиенең 54 яшьлек директоры 162 хезмәткәргә эш хакы түләмәгән. Шул ук вакытта фирманың хисапларында (счетларында) акча булган.
Җитәкчегә карата шәхси кызыксыну аркасында эш хакы түләмәү буенча җинаять эше кузгатылган иде. Суд аны 100 мең сум штрафка тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia