Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле мошенникларга 3,7 миллион сум күчергән

Хатын-кызы, криптовалюта биржасында зур табыш алырга өметләнгән.

Февраль аенда 50 яшьлек эшсез хатын-кызга билгесез затлар шалтырата башлый һәм криптовалюта биржасында табыш алырга тәкъдим итә. Тәкъдимгә ризалашып, зыян күрүче берничә мобиль кушымта урнаштыра һәм электрон кошелеклар белән брокер счетына акча күчерә башлый.

Кураторлар җитәкчелегендә ул башта үзенең акчаларын кертә, ә аннары инвестиция суммасын арттыру өчен төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштерә. Күпмедер вакыт мошенникларның кушымтасы үсә баручы керемне күрсәтә, әмма соңрак аферистлар счетны блоклаудан чыгару өчен «страховка полисы» рәсмиләштерүне таләп итәләр. Хатын-кыз баш тарткач, кураторлар белән элемтә өзелә.

Февральдән май айларына кадәр хатын-кыз җинаятьчеләр счетына барлыгы 3 700 000 сумга якын акча күчерә, шуның 20 меңе генә аның үз акчасы була. Бары тик 2,5 ай узгач кына ул мошенниклар йогынтысында эш иткәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган.

Аферистларның телефон номерлары Греция, Эстония һәм Санкт-Петербургта теркәлгәне ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6