Казан студенты мошенниклар тәэсирендә бөгелмәлеләрнең кыйммәтле әйберләрен урлаган
Китерелгән зыянның гомуми суммасы 1 миллион 600 мең сумнан артып киткән.
Татарстанда Бөгелмә гаиләсеннән зәркән әйберләрен урлауда шикләнелгән студентны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан югары уку йортларының берсенең 19 яшьлек студенты, Кемеров өлкәсендә туган, дистанцион мошенникларның психологик йогынтысы астында калган.
Тоткарланучының күрсәтмәләреннән күренгәнчә, башта аңа үзен медицина учреждениесе хезмәткәре дип тәкъдим иткән билгесез зат шалтыраткан. Тиздән егеткә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунты янәсе ватылган дигән хәбәрләр килә башлаган. Аннары егет белән төрле ведомстволарның ялган хезмәткәрләре элемтәгә керә — ФСБ дан алып цифрлы үсеш министрлыгына кадәр.
Җинаятьчеләр студентны аның исеменә банк хисаплары ачылган һәм алар аша законсыз эшчәнлек финанслана дип ышандырганнар.
Яшь егет «тикшерүгә ярдәм итү» сылтавы белән видеоэлемтә кушымтасын урнаштырган һәм аферистларның күрсәтмәләрен үти башлаган — башка шәһәрләргә барып, мошенниклар корбанына әйләнгән гражданнардан акча һәм кыйммәтле әйберләрне җыеп йөргән. Шундый очракларның берсендә җинаять схемасы корбаны булып Бөгелмәдә яшәүче гаилә булган. Студент алардан алтын эшләнмәләрне алып, соңыннан ломбардларга тапшырган. Алынган акчаларны ул кураторларына күчергән. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 1,6 миллион сумнан арткан. Соңрак тоткарланучының шуңа охшаш башка җинаять очраклары да ачыкланган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы статьясы («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган. Оешкан җинаять схемасының барлык катнашучыларын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре алып барыла.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга шуны искәртә: хокук саклау органнары, банк оешмалары, ФСБ, Росфинмониторинг һәм башка дәүләт структуралары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша акча күчерүне, сейфларны ачуны, зәркән эшләнмәләрен тапшыруны, «яшерен биремнәрне» үтәүне яки оператив чараларда катнашуны таләп итмиләр. Мондый шалтыратулар кергәндә кичекмәстән әңгәмәне туктатырга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia