Безнекеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлмәт волонтерлары “Ялкын” приютында кунакта
"Бөгелмә "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрнең Әлмәт шәһәре волонтёрлары белән чираттагы очрашуы "Минем өчен мөһим икән, димәк башкаларга да мөһим" дигән баш астында узды. Волонтёрлар бу юлы "Ялкын" коллективына кушылган яңа балалар белән элемтә урнаштыру, танышу, аралашу өчен килгәннәр иде. Шат күңелле, җор телле, бар яклап та оста булган яңа дуслары чолганышындагы...
-
Казанда “Дзюдо ветераннары – балаларга” дигән баш астында Бөтенроссия турниры булып үтте.
21 октябрьдә Казанда 2004 - 2005 елгы егет һәм кызлар арасында "Дзюдо ветераннары - балаларга" дигән баш астында Бөтенроссия турниры булып үтте. Ярышта 5 федераль округ өлкәләреннән барлыгы 200дән артык спортчы катнашты. Татамига чыккан көчле-көчле көрәшчеләр арасында безнең якташлар да сынатмады. "Факел" спорт комплексында шөгыльләнүче кызлар призлы урыннар яулады: Мария...
-
Курортка бардык әле... (+ФОТОЛАР)
Төркия +ол инклюзив + отпуск... Болар барысы бергә дулкынландыргыч хискә күмә. Беренчедән, чит илгә чыгып, яңа җирләр күрәчәкмен дип хыялланасың, икенчедән, ашау-эчү турында кайгыртасы юк, бу сатып алынган путевка хакына кергән, өченчедән, чираттагы ял, ә ул кояш (быел үзебездә аны күрмәдек дисәк тә була) һәм диңгез вәгъдә итә... Сентябрь азагында,...
-
Бөгелмә дзюдочылары булдыра!
7-10 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Россиянең спорт мастеры Р.А.Шиһабетдинов истәлегенә багышлап, 15 яшькә кадәр булган кызлар һәм малайлар арасында дзюдо буенча ачык турнир үтте. Спорт чарасында Татарстанның 7 шәһәреннән, шул исәптән, Пермь һәм Вятка Аланыннан 200 спортчы катнашты. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Никита Кадысев әлеге ярышларның...
-
Бөтендөнья Татар Конгрессыннан безнең район делегаты Флюра Шәрипова сәлам юллый
-
Без белгән Фәрит Мөхәммәтшинның билгесез яклары
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның альбомында 70 ел эчендә шактый күп фото җыелган: аклы-каралысы да, төслесе дә, вакыт сөременнән саргаеп беткәннәре дә җитәрлек. Төсләре әһәмиятле түгел, иң мөһиме - аларның һәркайсында ил һәм республика тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән тарихи вакыйгалар, шатлык-куанычлар, кайгы-борчулар чагыла. Фәрит Хәйруллович үзенә 70 яшь тулганда,...
-
Бөгелмә егете Камил "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләрнең берсе
"Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты Татарстан Республикасында инде өч ел рәттән тормышка ашырыла. Проект 2014 елда старт алды. Ул башта беренче сыйныф укучылары өчен генә иде. Хәзер исә бу проектта 40 000 бала катнаша. Балаларның, ата-аналарның һәм педагогларның уңай фикерләре әлеге тәҗрибәне алга таба үстерү өчен этәргеч булып торган....
-
Кайтып булса иде узганга...
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга Сирин Габдрахман улы Нәбиуллинның хатирәләрен бирә башлыйбыз. Бу материал аның язмаларыннан җыеп алынган. Шунысы кызганыч, караламадан гына. Аларны безгә Сирин Нәбиуллинның улы Айдар тапшырды. Аның сүзләренә караганда, Сирин ага язып калдырган хатирәләрнең эшкәртелгән, тулыландырылган варианты Татар Димскәе авылында калган. Айдар аларның кемдә икәнен белми. Безнең аша...
-
Бүген Бөгелмәдә Хәтер көне уза. Хатыйп Миңнегулов "Мәгърифәтче" исеменә лаек булучы
"Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер" Һ. Атласи Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүгенге көндә татар халкына, теленә, милләткә чын күңелдән хезмәт итүче милләтпәрвәрләребезне билгели. Алар зур профессорлар, укытучылар һәм укучылар арасыннан сайлап алына. "Мәгърифәтче" - мактаулы исемнәрнең берсе. Ул исемгә лаек булучылар...
-
Алсуның әнисе Разия Сафина: “Алсу талантының чишмә башы — Уяндыкта!”
Европакүләм танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина бер генә басмага да интервью бирми. Ә менә татар телендә чыгучы "Кызыл таң" өчен ул бу адымга барырга булды. Разия Исхак кызы белән без аның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык. Разия ханым беренче минутлардан ук үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды, ул гына...
-
Энҗе - Бөгелмәнең энҗесе
22 апрель көнне мәркәзебез Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академиясе опера һәм балет театры концертлар залында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Анда дөньяның төрле илләреннән: Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркманстан, Кыргызстан һәм...
-
Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле" Ләйлә
Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә шәһәр һәм районда аеруча җанлану күзәтелә. Әлеге хәлне, әлбәттә, табигатьнең язгы уянуы, көннең төн белән тигезләшүеннән дип аңларга кирәк. Аннан соң, инде матур традициягә әйләнде, Нәүрүз алдыннан шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә бәйрәмнең күрке саналачак "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесе уза. Быел да үтте әлеге күркәм чара....
-
Иҗтиһаты белән ирешә
Директор буларак, Латиф Мәхмәт улы Чинарның эшчәнлеге Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернаты укучыларының белем һәм тәрбия дәрәҗәләрен күтәрүгә, укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру өчен шартлар тудыруга, шулай укүзе җитәкләгән уку йортының тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Латиф Мәхмәт улы компьютер технологияләрен камил белә һәм лицейның тәрбия, идарә эшчәнлегендә аларны уңышлы...
-
Бөгелмәләр беренче урында
13 февраль көнне шәһәребездә республиканың көньяк-көнчыгышындагы мәчетләр арасында минифутбол буенча "Интер" автоүзәге кубогына бишенче чемпионат узды. "Энергетик" стадионы ул көнне биш районы - Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Урыссу һәм Бөгелмәнең футбол командаларын кабул итте.Көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, командаларга матур уен, югары нәтиҗәләр теләде. Бөгелмә...
-
Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары алдынгы
Әлмәт шәһәрендә урта һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү йортлары арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча регион ярышы узды. Әлеге чараны Ватан сакчысы көненә һәм Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулуга багышладылар. Ярышта республикадан 12 команда катнашты. Нәтиҗәдә, Бөгелмә шәһәренең һөнәри-педагогия көллияте студентлары беренче урынга лаек булды.