Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Казанда “Дзюдо ветераннары – балаларга” дигән баш астында Бөтенроссия турниры булып үтте.

21 октябрьдә Казанда 2004 - 2005 елгы егет һәм кызлар арасында "Дзюдо ветераннары - балаларга" дигән баш астында Бөтенроссия турниры булып үтте. Ярышта 5 федераль округ өлкәләреннән барлыгы 200дән артык спортчы катнашты. Татамига чыккан көчле-көчле көрәшчеләр арасында безнең якташлар да сынатмады. "Факел" спорт комплексында шөгыльләнүче кызлар призлы урыннар яулады: Мария...

21 октябрьдә Казанда 2004 - 2005 елгы егет һәм кызлар арасында "Дзюдо ветераннары - балаларга" дигән баш астында Бөтенроссия турниры булып үтте.

Ярышта 5 федераль округ өлкәләреннән барлыгы 200дән артык спортчы катнашты.

Татамига чыккан көчле-көчле көрәшчеләр арасында безнең якташлар да сынатмады. "Факел" спорт комплексында шөгыльләнүче кызлар призлы урыннар яулады: Мария Запольских көмеш медаль яулады; Ирина Бәйрәмбаева шулай ук мактаулы икенче урынга лаек булды; ә София Шаламова бронза медаль алып кайтты. Спортчыларның остазы - Илдар Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса