Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Алсуның әнисе Разия Сафина: “Алсу талантының чишмә башы — Уяндыкта!”

Европакүләм танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина бер генә басмага да интервью бирми. Ә менә татар телендә чыгучы "Кызыл таң" өчен ул бу адымга барырга булды. Разия Исхак кызы белән без аның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык. Разия ханым беренче минутлардан ук үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды, ул гына...

 

Европакүләм танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина бер генә басмага да интервью бирми. Ә менә татар телендә чыгучы "Кызыл таң" өчен ул бу адымга барырга булды. Разия Исхак кызы белән без аның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык.

Разия ханым беренче минутлардан ук үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды, ул гына да түгел, дүрт сәгать дәвамында үзе әзерләгән тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлады. Ә иң мөһиме - ул бик шәп әңгәмәдәш булып чыкты. Разия апа сөйләгәннәрне сез дә кызыксынып укырсыз дип уйлыйм, хөрмәтле гәзит укучылар!
 
Балачак һәм яшьлек еллары
 
Мин 1954 елның 4 августында Саратов шәһәрендә хәрби офицер Исхак Сәлах улы белән Тәзкирә Миргалим кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтиемә Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән фатир бирелгәч, без гаиләбез белән шунда күчендек. Биредә мин урта мәктәпне тәмамладым. 1973 елда исә Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга кердем һәм шунда үземнең гомерлек мәхәббәтемне - Рәлифемне очраттым.
 
Рәлиф
 
Рәлиф белән танышканда мин - икенче, ул өченче курста белем ала иде. Озын буйлы, спортчыларныкы кебек тыгыз гәүдәле бу егеткә мин беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Рәлифнең дә күңелендә шундый ук хисләр уянгандыр, күрәсең, очрашып йөрүебезгә берничә ай үтүгә: "Чык миңа кияүгә" дип тәкъдим ясады. "Без бит әле яшь, миңа - 18 , сиңа 19 яңа тулып китте", дип, шундук аның сүзләрен кире кактым. "Булса ни, без бит бер-беребезне яратабыз!" дип ныкышты Рәлиф һәм, мин, "ярар" дип әйтмичә булдыра алмадым. Икенче көнне ЗАГСка гариза илтеп бирдек тә, Рәлиф мине туган ягына - Уяндыкка әти-әниләренә күрсәтергә алып кайтып китте.
 
Уяндык килене
 
Рәлифкә бер күрүдә гашыйк булган кебек, Уяндыкка да мин беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Текә яр башында, куе урман ышыгында утырган бу кечкенә авыл мине иң беренче чиратта саф һавасы, күркәм табигате белән әсир итте. Автобустан төшеп, кар салган юлдан туган йортына таба атлаганда Рәлиф тә: "Дөньядагы иң матур авыл безнең Уяндык инде ул!" - дип туып-үскән авылы белән горурланып әйтеп куйды.
 
Сөйгәнемнең туган йортына якынлашкан саен йөрәкне "Әти-әниләре мине ошатыр микән?" дигән дулкынлану хисе биләп алды. Рәлифнең әнкәсе мине иң беренче чиратта тыныч кына итеп сөйләшүе, әдәпле генә итеп сораулар бирүе белән әсир итте. Әтисе Рәфил күрер күзгә кырысрак һәм кыркурак холыклы кешегә охшап торса да, аның белән дә уртак телне тиз таптык.
 
Мин кулымнан килгәнчә әнкәйгә (беренче көннән үк бианамны "әнкәй" дип йөртә башладым) ярдәм итәргә тырыштым: чишмәдән көянтә белән су ташыдым, ашарга пешердем. Кыскасы, "килен" дигән имтиханны уңышлы тапшырып, берничә көннән сөйгәнем белән Уфага юлландым.
1974 елның 16 мартында Рәлиф белән законлы язылышып, матур гына яши башладык. Кызганыч, авылның бетмәс-төкәнмәс эшләрен калдырып, Рәлифнең әткәсе белән әнкәсе туйга килә алмадылар. Аның каравы, әнисенең бер туган апасы Глүсә килеп, нефть институты янындагы бер кечкенә кафеда узган комсомол туебызны күреп һәм безне котлап китте.
 
Исә Себер җилләре....
 
Укуны тәмамлагач, без юллама буенча Башкортстанның Октябрьский шәһәренә эшкә киттек. Рәлиф - "Туймазынефть" идарәсендә эшли башлады, мин исә "Октябрьскмежрайгаз""оешмасына эшкә кердем.
 
Рәлиф беренче көннәрдән үк үзен инициативалы һәм энергияле белгеч, производство рационализаторы итеп танытты. Моннан тыш, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә актив катнашты. Иң мөһиме - ул тиз арада хезмәттәшләренең ихтирамын яулый алды.
 
Ул арада безнең тәүге сабыебыз - Маратыбыз дөньяга килде. Авыр вакытлар иде ул. Кибет киштәләре буп-буш, акчага да кытлык чак иде. Шуларны уйлап, без Себер якларына чыгып китәргә булдык. Андагы экстремаль яшәү шартларына өйрәнү бер дә җиңел булмады. Әле дә хәтеремдә, 1980 елда Себердәге салкынлык минус 57 градуска кадәр җитте. Үзәк котельный бу үзәк өзгеч салкынга түзә алмады: шундук сафтан чыкты. Хатын-кызларның барысы да диярлек яшь балалары белән өйдә утыра, ирләре исә 70-100 чакрым ераклыкта эштә. Нишләргә? Рәлиф югалып калмады: кыска гына вакыт эчендә шул четерекле мәсьәләдән чыгу юлын таба белде. Бер сүз белән әйткәндә, Себер безне чыныктырды, кеше итте! Шуның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Аңа гына да түгел...
 
Алсу
 
1983 елда безнең икенче сабыебыз - Алсуыбыз дөньяга килде. Дөрес, мин аны үзебездә - Бөгелмәдә - әти-әнием янында дөньяга тудырдым. Шулай булса да, Алсу ул - Себер кызы! Биредә ул беренче адымнарын ясады, "әттә", "әннә" сүзләрен әйтте, балалар бакчасына йөрде. Алсуда музыкаль сәләт барлыгын да беренче тапкыр мин Себердә яшәгәндә күреп алдым. Рәлифкә дә бу хакта әйттем. "Таланты булгач, үстерергә кирәк", - диде ирем һәм икенче көнгә үк пианино сатып алды. Шулай итеп, Алсу музыка дөньясына тәүге адымнарын ясый башлады. Күз алдына китерәсезме, ул чакта балалар бакчасына йөрүче кызыбыз шәһәрнең бер башыннан икенчесенә музыкаль мәктәпкә йөрде! Үзаллы, бездән башка гына. Чөнки ул вакытларда дөньялар тыныч, балаларны бүгенгедәй төрле яктан хәвеф-хафа сагалап тормый иде.
 
Соңрак дөньялар үзгәрә башлады. Аның үзгәрүе безне дә яшәү урыныбызны алыштырырга мәҗбүр итте. Туксанынчы еллар башында "Лукойл" оешмасы барлыкка килгәч, Рәлифне Мәскәүгә эшкә алдылар. Ә безгә исә чит илдә яшәү мөмкинлеге туды.
 
Рәлиф яшь чактан ук балаларга төпле һәм ныклы белем бирү турында хыялланды. Шуңа да туксанынчы еллар башында ул мине балалар белән Лондонга җибәрде. Өлкән улыбыз Марат абруйлы "LAC "колледжында укыды. Алсу исә""Tinify" музыкаль колледжында белем алды. Алсу беренче көннәрдән үк инглизләрне үзенең музыкаль сәләте белән таң калдырды. Алты "gracle" ( уровеньне) өч елда үтеп, колледжны гел "бишле"гә генә тәмамлады һәм .... җырлый башлады.
 
Көннәрдән бер көнне Марат абыйсының туенда "Телохранитель" фильмыннан "I will always lov you " җырын башкарып, барыбызны да таң калдырды. Туй барышында бер якын танышыбыз "Алсуны танылган продюсер Валерий Белоцерковскийга күрсәтеп карарга кирәк" дигән тәкъдим ясады. Һәм без шулай иттек тә. Алсу продюсер янына алда телгә алынган җыр белән барды. "Бу - гади генә тавыш түгел, бу - алтын!" дип, Валерий аны ярты куплеттан ук бүлде һәм кызыбызның музыкаль карьерасы белән җитди шөгыльләнә башлады.
 
Нәтиҗә озак көттермәде. 1999 ел башында телевизордан Алсуның режиссер Юрий Крымов төшергән "Кышкы йокы"("Зимний сон") җырына клип күрсәттеләр. Икенче көнне иртәнгә инде Алсуыбыз танылган кеше булып уянды. Шуннан китте инде. Шул ук елның ахырында аның Минск, Днепропетровск, Киев, Одесса шәһәрләре буйлап гастрольләре узды. Алсу, Русиядән беренче җырчы буларак, дөньякүләм танылулы "Universal" тавыш яздыру компаниясе белән озак вакытлы контракт төзеде. 2000 елда исә Русия исеменнән "Евроведение"дә чыгыш ясап, икенче урын яулады. Шул ук елның җәендә аның Идел буе шәһәрләре буйлап гастрольләре узды. Бөгелмә шәһәрендәгесе аеруча истәлекле булды. Бу шәһәрдә якынча 100 мең кеше яши. Ә Алсуның концертына 86 мең (!) тамашачы килгән иде. Шул концерт барышында аңа "Бөгелмәнең почетлы гражданины" исеме бирелде, алсу төстәге "Ока" машинасы бүләк ителде. Аңа кадәр ул Казанда триумфаль концерт куйган, "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган иде. Шул ук елны ул 130 мең тамашачы каршында Уфа шәһәрендә дә чыгыш ясады. Гомумән, 2000 ел Алсу өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Ул елны Алсуга ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартирасының зур залында "Татарстан республикасының Франциядәге көннәре" кысаларында узган концертта да чыгыш ясау бәхете тиде. 2003 елда исә Алла Пугачева, Валерияләрне узып, "Русия эстрадасының иң яхшы башкаручысы" исеменә лаек булды.
 
Алсу - күпкырлы шәхес. Төрле елларда ул үзен дизайнерлык өлкәсендә дә сынап карады, фильмнарда да да төште, скрипкада да уйнарга өйрәнде, кияүгә дә чыкты, ике балага гомер дә бирде, җыр эшчәнлеген дә туктатмады. Мисалга, 2010 елда ул Парижда "Дөнья артисты" исеменә лаек булды. Әлеге исем илләр арасында мәдәни багланышларны үстерүгә зур өлеш керткән мәртәбәле артистларга гына бирелә. Әйткәндәй, бу исем Алсудан алда безнең илдән Валерий Гергиев белән Владимир Спиваковка кына бирелгән булган. Аның бу югары исеме белән мин үзем дә бик горурланам. Менә шундый ул безнең Алсуыбыз: киңкырлы, талантлы һәм шул ук вакытта үтә дә тыйнак шәхес.
 
Шунысына куанам, Алсуны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Ул үзенең җанатарларыннан бик күп күләмдәге хатлар, рәсемнәр, бүләкләр ала. (Бер вакытны берьюлы 8 (!) капчык хат алганы, аны бар гаиләбез белән утырып укыганыбыз, аннары һәркемгә җаваплар язганыбыз исмедә калган).
 
Татар телендә иркенләп сөйләшә алмаса да, Алсу туган телен дә бик ярата һәм хөрмәт итә. Моның да үз сәбәпләре бар. Ул балачагында күп кенә җәйләрне Марат абыйсы белән биредә Уяндыкта - картәтисе белән картыйсы янында уздырды. Соңыннан, җырчы булып үсеп җиткәч, әтисенең туган җиренә, картәтисе белән картәнисе, милләттәшләренә хөрмәт йөзеннән ул "Туган тел" альбомын чыгарды. Моннан тыш, берничә ел рәттән урыс, татар, башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгында Уяндыкта оештырылган концертларда да чыгыш ясады.
Алсу әле дә Уяндык юлына тузан төшерми. Мөмкинлегенә карап, һәр җәй саен бирегә кайтырга тырыша. Минем кебек үк Уяндыкның саф һавасын ярата, биредәге тынычлыктан җанына рәхәтлек ала.
 
Татар халык ашларына да Алсу битараф түгел. Бик теләп кыстыбый, тәбикмәк, бәлеш кебек милли ашларны пешерә. Кыстыбые аеруча тәмле чыга. Кызлары Сәфинә белән Микелла да әниләренә охшап, бик сәләтлеләр. Микелласы, мисалга, шигырьләр яза, Сәфинәсе бик матур итеп пианинода уйный.
 
Миннән күпләр "Алсу белән горурланасыңмы?" дип сорыйлар. Горуланмаган кая инде! Алсу - ул бөтен нәселебезнең йөзек кашы! "Музыкага сәләт кемнән бирелгән аңа?" дигән сорауны да еш бирәләр. Сәләтне дә ул башлыча шушыннан -Уяндыктан, җырга-моңга гашыйк нәсел тамырларыннан алган! Аның картәтисе Рәфил дә, әтисе Рәлиф тә, аның энесе Рәзиф тә өздереп гармунда уйныйлар, матур итеп җырлыйлар.
Без генә түгел, уяндыклылар да Алсу белән бик горурланалар һәм аның кайтуын һәрвакыт сагынып көтеп алалар. Алсу үзе дә якташларының йөзенә кызыллык китермәслек итеп эшләргә һәм иҗат итәргә тырыша. Үзенең нәсел тамырларының шушында - Уяндыкта икәнлеген дә һәрбер интервьюсында диярлек телгә ала.
 
Үзем турында
 
Мин 2012 елдан бирле Уяндыкта яшим. Сафиннарның төп нигезләрен яңарту, "Ал роза" кунакханә комплексына җитәкчелек итү, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Буш вакытларымда Уяндыктагы әхирәтләрем белән очрашам, спорт белән шөгыльләнәм, бакчада казынам, кыскасы, бер генә минут та тик торганым юк.
 
Миннән еш кына "Син үз яшеңә караганда яшьрәк күренәсең. Берәр диетада утырасыңмы, әллә махсус препаратлар кулланасыңмы?" - дип еш сорыйлар. Яшермим, төрле диеталарда утырган, махус препаратлар кулланып ябыгырга тырышкан чаклар да булды. Күптән түгел мин үзенчәлекле диетага - чи азык кына ашап торуга күчтем. Ышанасызмы, ике ай дигәндә, 7 килограмм гәүдә авырлыгыннан котылдым. Бәлки, кемнәргәдер кызык та булыр, әйдәгез, мин сезне кыскача гына көндәлек рационым белән таныштырып китәм.
 
Иртән торуга мин бер стакан җылымса суга бер балак чәй содасы салынган су эчәм. Аның артыннан ике апельсин ашап куям. Иртәнге йөгерүдән соң бик күп яшел тәмләткечләр салынган, бүрттерелгән ясмык ( чечевица), борчак, көнбагыш кушылган кыяр-помидор я булмаса кәбестә-кишер салаты ашыйм. Шуңа аз гына зәйтүн мае да салам. Көн дәвамында виноград, киви, мандарин, алма. финики кебек ризыклар белән тукланам. Суны җаным теләгәнчә эчәм. Төгәлрәк итеп әйткәндә, көненә ике литр су эчәргә тырышам. Беләсезме, шушылай туклана башлагач, мин үземдәге энергиянең тагын да артканын, ниндидер җиңеллек барлыкка килүен тоя башладым. Бик күп фикердәшләр таптым, иттән башка да яшәп булганлыгын аңладым.
 
Шунын да әйтим, мин үз фикеремне һәм яшәү рәвешемне беркемгә дә көчләп тагарга җыенмыйм. Һәркемнең үз туклану кануннары, үзенең яраткан ризыклары була. Ләкин мин шуны төгәл беләм, сәламәтлекнең нигезе иң беренче чиратта дөрес туклануга кайтып кала.
 
Яраткан шөгылем дә бар. Соңгы елларда гәзит кәгазеннән декоратив кәрзиннәр, читлекләр, вазалар үрергә өйрәнеп алдым. "Бу вак эшкә ничек түземлегең җитә?" - дип сорый танышларым. "Күңелеңә ошаган шөгыль табу - үзе зур бәхет бит!" дип җаваплыйм мин аларга. Гәзиттән ясалган "җеп"ләрдән үргән тәүге кәрзинемне ул чактагы Мәскәү мэры Юрий Лужковка бүләк иткән идем. Бүген инде балаларымның, туганнарымның, дусларымның һәм танышларымның һәркайсында минем кул белән гәзиттән эшләнгән бүләк-сувенирлар бар.
 
Бүгенге көндә мин 4 августта Уяндыктагы йортымда төрлесе төрле җирдә яшәүче балларымны һәм оныкларымны (бүген мин 11 оныкның дәү әнисе!) бергә җыеп, туган көнемне зурлап үткәрү турында хыялланам. Бу көнне гаилә әгъзалары катнашлыгында зур концерт оештырырга да уйлап торам. Туган көнемне зурлап үткәрергә уйлавымның да үз сере бар. Оныклар буыннан-буынга күчеп килүче гаилә традицияләрен белеп үсәргә тиеш, дигән фикердә мин. Рәлифнең уйлары да минкенә аваздаш. Чөнки ул да тормышның төп мәгънәсе гаиләдә - балалар һәм оныклар белән якынан аралашуда икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа да һәркайсыбызның туган көнен ел да зурлап үткәрергә тырыша. Ирем турында сүз чыккач, аның хакында да берничә сүз әйтеп китим инде. Рәлиф - искиткеч туган җанлы, юмарт һәм акыллы кеше! Минем уемча, аның кебек игелекле күңелле кешеләр бу дөньяда санаулы гынадыр!
 
"Ал роза"
 
Күпләр беләдер, соңгы ун ел эчендә Рәлифнең хәстәрлеге белән Уяндык тамымаслык булып үзгәрде. Башта ирем бирегә асфаль юл түшәттерде, су, табигый газ үткәрттерде, теплица, мәчет, күп кенә авылдашларына яңа йортлар салдырды. Шуның белән берәттән, күршедәге Андреевка авылында да шундый ук күләмле эшләр алып барды: чиркәү, мәктәп төзетте, дәваханәгә реконструкция үткәрттерде. Ул эшләрне тәмамлауга Уяндык авылындагы биек тау башында "Ал роза" кунакханә комплексы төзетә башлады.
 
Уяндыкта кунакханә төзү уен башта Рәлифкә мин әйттем. "Туган авылыңның табигате оҗмах почмагына тиң бит. Әйдә, шуны Европа тибындагы бер матур авылга әйләндерәбез", - дидем. Рәлиф бу тәкъдимне шундук күтәреп алды һәм бернчиә ел элек Уяндыкта масштаблы төзелеш эшләре башланды.
 
Бүген "Ал роза" кунакханә комплексы турында республикадан читтә дә яхшы беләләр. Бирегә Русиянең төрле төбәкләләреннән ял итәргә киләләр. Кышын ял итүчеләр тау чаңгысында шуып рәхәтләнсәләр, җәен атта йөриләр, балык тоталар, су керәләр. Ә шулай да туристлар бирегә иң беренче чиратта саф һава суларга, урман шавын тыңларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга киләләр.
 
Әйткәндәй, "Ал роза" кунакханәсендә ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Биредә унга якын төр хезмәт күрсәтелә. Әлеге вакытта күрсәтелгән хезмәтләр исемлеген тагын да киңәйтү буенча күләмле эш алып барыла.
 
Хыялларым
 
Минем иң зур хыялым - киләчәктә "Ал роза"ны "Матурлык, мәхәббәт, сәламәтлек үзәге"нә әйләндерү. Шушы максатта җәй көне хатын-кызлар өчен махсус заездлар оештырырга, аның кысаларында гүзәл затларга матурлык, үз-үзеңне карау, дөрес туклану буенча лекцияләр укырга, алар белән бергәләп Агыйдел буендагы әрәмлеккә - дару үләннәре һәм җимешләре, кунакханә янындагы урманга гөмбә җыярга барырга, аннан кайткач, шуларның файдасы турында "түгәрәк өстәл"ләр үткәрергә ниятлим. Лекцияләр укырга Русия күләмендә танылулы табибларны, диетологларны, дару үләннәре буенча белгечләрне чакыруны күз уңында тотам. Икенчедән, балалар өчен кулинария курслары, яшьләр өчен спорт ярышлары, өлкәннәр өчен 80-90 еллар дискотекасы оештырырга уйлыйм.
 
Кунакханә каршында бию дәресләре оештыру, күпфункцияле кинотеатр ачу, шәхси ярдәмче хуҗалык эшчәнлеген киңәйтеп, шунда экологик яктан чиста продукция җитештерүне арттыру, урман фонында кардай ак интерьерлы законлы никахны теркәү мәйданчыгы булдыру, яр итәгендәге күл буенда пляж зонасы ачу, балык тоту мөмикнлеге булдыру да киләчәккә билгеләнгән уй-максатлар исемлегендә бар.
Мин беләм: боларның берсе дә тормышка ашмастай уй-хыяллар түгел! Иң мөһиме - исәнлек-саулык булсын да, күңелдәге яңалыкка һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылу теләге генә сүнмәсен.
 
Йомгаклап шуны әйтә алам, "Ал роза"ны ачып, без ялгышмадык. Дөрес, әлегә ул безнең гаилә бюджетына зур керемнәр китерми. Аның каравы, шушы комплекс эшли башлаганнан алып кырыкка якын кешегә яңа эш урын булдырылды, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары күзгә күренеп яхшырды. Кайчандыр "преспективасыз" мөһере сугылган Уяндык - бүген килеп Илешнең генә түгел, илнең иң матур авылына әйләнде! Әнә шунысына мин иремнән дә ныграк сөенәмдер!
 
Йомгак
 
Миңа еш кына:" Син бик бәхетледер инде", диләр. Әйе, бәхетлемен. Гомер сукмагынна атлаганда ныклы терәк булучы ирем - Рәлифем, гаилә традицияләрен уңышлы дәвам итүче, акыллы-тәртипле балаларым, минем өчен өзелеп торучы оныкларым бар. Шулар бәхет түгелмени?! "Кызыл таң"ны укучы хатын-кызларга да мин иң беренче чиратта гаилә бәхете теләр идем. Гаилә бәхетен дөньядагы башка бер ни дә алыштыра алмый дигән фикердә мин!
 
Разия Сафинадан майсыз, шикәрсез, онсыз ... һәм шул ук вакытта бик тәмле торт рецепты
 
Өч-дүрт кишер түбен (жмыхын), 1 стакан әфлисун сутын, ярты килограмм финикине, бер кисәк имбирьне, чеметем корицаны, 2-3 калак мускат чикләвеген блендерга салып әйләндерәбез. Әзер булгач, шул массаны кырыйлары күтәренке савытка салабыз. Аннан крем ясарга керешәбез. Моның өчен кичтән кешью чикләвеген суга салып куябыз. 1 стакан йомшарган кешьюдан, ике-өч апельсин сутыннан, бер стручок ванильдән крем ясыйбыз. Анысын да блендер белән эшлибез. Баягы массаның өстенә крем яккач, тортны бизәү эшенә тотынабыз. Мин башта тортның беренче катына түгәрәкләп киви, аннан банан кисәкләре тезәм, аннан шул түгәрәкләр өстенә виноградлар куеп чыгам. Чәй эчәргә бер дигән торт бу. Иң мөһиме - файдалы һәм аз калорияле!
Венера МӘҖИТОВА,
Разия Сафинаның шәхси архивыннан алынган һәм Алфира Галиева төшергән фотолар
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса