Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмәләр беренче урында

13 февраль көнне шәһәребездә республиканың көньяк-көнчыгышындагы мәчетләр арасында минифутбол буенча "Интер" автоүзәге кубогына бишенче чемпионат узды. "Энергетик" стадионы ул көнне биш районы - Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Урыссу һәм Бөгелмәнең футбол командаларын кабул итте.Көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, командаларга матур уен, югары нәтиҗәләр теләде. Бөгелмә...

 

13 февраль көнне шәһәребездә республиканың көньяк-көнчыгышындагы мәчетләр арасында минифутбол буенча "Интер" автоүзәге кубогына бишенче чемпионат узды.

"Энергетик" стадионы ул көнне биш районы - Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Урыссу һәм Бөгелмәнең футбол командаларын кабул итте.Көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, командаларга матур уен, югары нәтиҗәләр теләде. Бөгелмә муниципалитеты исеменнән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Тәхиятуллин ярышларны оештыручыларга шушы рәвешле спортны пропагандалауга үз өлешләрен кертүләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, ярышучыларга уңышлар теләде. Әлеге уеннарның спонсоры Мәгъсүм Заһиров исә рухи ныклыкны, спортны үстерү, һичшиксез, үз җимешләрен бирәчәгенә ышаныч белдерде.Командалар тырышып уйнады һәм нәтиҗәдә Бөгелмәнең "Бәдр" мәчете командасы җиңеп чыкты. Икенче урында - Лениногорск командасы, өченче урында - Баулы вәкилләре. Призлы урыннар алган футбол командаларына кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса