Энҗе - Бөгелмәнең энҗесе
22 апрель көнне мәркәзебез Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академиясе опера һәм балет театры концертлар залында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Анда дөньяның төрле илләреннән: Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркманстан, Кыргызстан һәм...
22 апрель көнне мәркәзебез Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академиясе опера һәм балет театры концертлар залында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Анда дөньяның төрле илләреннән: Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркманстан, Кыргызстан һәм Австралиядән, шулай ук Россиянең 24 төбәгеннән 14 яшьтән 25 яшькә кадәр булган 500 укучы һәм студент катнашты.
Әлеге бәйгенең төп максаты булып татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, ана телебезгә, әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә тагын да кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү торды.
Олимпиаданың беренче туры читтән торып, Казан федераль университеты сайтында интернет-тест формасында узган елның 7 - 21 декабрь көннәрендә узды. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 катнашучы бәйгенең Казанда узачак йомгаклау этабына чакыру алдылар. Алар арасында безнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Энҗе Садриева да (укытучысы - Диләрә Доган) бар иде.
Энҗе - лицей-интернатның горурлыгы, бары тик "яхшы" билгеләренә генә укучы, республика татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында ике ел рәттән призлы урыннар яулап, районыбыз данын күтәргән кыз бала. Боларга өстәп, аның бик матур итеп биегәнен, оста бәйләгәнен, шигырьләр иҗат иткәнен, тәмле итеп милли ризыклар пешерергә яратканын да әйтергә кирәктер.
Олимпиадада җиңүенә килгәндә, башта ул өч төрле сынау үтә: язмача сынау, иҗади конкурс, видеоматериаллар белән чыгыш ясау. Бар таләпләрне дә уңышлы үтәп, Энҗе Садриева 8 нче сыйныф татар балалары арасында мактаулы 2 нче урын яулый һәм шундый ук дәрәҗәдәге Диплом һәм iPad белән бүләкләнә! Ул дулкынландыргыч көннәрне Энҗе болай искә ала: "Олимпиада программасы кызыклы һәм файдалы итеп төзелгән иде. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачысы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карадык. Моннан тыш, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белщн узган "түгәрәк өстәл"ләрдә катнаштык. Язмача сынау әллә ни авырлык тудырмады, чөнки туган телемне кечкенәдән бик яратып өйрәнәм. Олимпиадада мин яңа дуслар таптым, милләтебезнең күренекле шәхесләрен якыннан күрдем, ана телебезнең гүзәллегенә, бөеклегенә тагын бер кат инандым. Бу олимпиадада җиңүем өчен телемне ачкан әти-әниемә, әбиемә һәм хөрмәтле укытучыларыма, һәрчак үсендереп торган дусларыма, җиңүгә канатландырып торган барчасына зур рәхмәтемне белдерәм".
Афәрин, Энҗе! Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын үзеңә!
Резеда ЗӘЙНУЛЛИНА,
БМР лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Руслан Җәләев фотосы.
Рәсемдә: 26 апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан шәһәребезнең 2 нче лицее каршында уздырылыган Шигырь бәйрәмендә туган телебезне өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен Энҗе Садриевага Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм премиясе тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа