Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Әлмәт волонтерлары “Ялкын” приютында кунакта

"Бөгелмә "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрнең Әлмәт шәһәре волонтёрлары белән чираттагы очрашуы "Минем өчен мөһим икән, димәк башкаларга да мөһим" дигән баш астында узды. Волонтёрлар бу юлы "Ялкын" коллективына кушылган яңа балалар белән элемтә урнаштыру, танышу, аралашу өчен килгәннәр иде. Шат күңелле, җор телле, бар яклап та оста булган яңа дуслары чолганышындагы...

"Бөгелмә "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләрнең Әлмәт шәһәре волонтёрлары белән чираттагы очрашуы "Минем өчен мөһим икән, димәк башкаларга да мөһим" дигән баш астында узды. Волонтёрлар бу юлы "Ялкын" коллективына кушылган яңа балалар белән элемтә урнаштыру, танышу, аралашу өчен килгәннәр иде.

Шат күңелле, җор телле, бар яклап та оста булган яңа дуслары чолганышындагы малайлар һәм кызлар үскәч тә кирәк булачак төрле күнекмәләргә өйрәтә торган эшләр белән шөгыльләнделәр, вакытны бик мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрделәр.

Приютта тәрбияләнүчеләр үзләре дә иҗади эшләрен күрсәттеләр - алар башкаруында "Алтын балык" әкиятенең яңача куелышы һәркемгә кызык булды.

Очрашу ахырында волонтёрлар "Ялкын" малай-кызларына, учреждениенең төзекләндерелгән мәйданында уйнап, булачак футбочылар тәрбияләнсен өчен "Рубин" капкасы бүләк иттеләр.

Анастасия НАТАЛЬИНА,

директор урынбасары.

Ф. Гыйльманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса