Иҗтиһаты белән ирешә
Директор буларак, Латиф Мәхмәт улы Чинарның эшчәнлеге Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернаты укучыларының белем һәм тәрбия дәрәҗәләрен күтәрүгә, укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру өчен шартлар тудыруга, шулай укүзе җитәкләгән уку йортының тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Латиф Мәхмәт улы компьютер технологияләрен камил белә һәм лицейның тәрбия, идарә эшчәнлегендә аларны уңышлы...
Директор буларак, Латиф Мәхмәт улы Чинарның эшчәнлеге Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернаты укучыларының белем һәм тәрбия дәрәҗәләрен күтәрүгә, укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру өчен шартлар тудыруга, шулай укүзе җитәкләгән уку йортының тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Латиф Мәхмәт улы компьютер технологияләрен камил белә һәм лицейның тәрбия, идарә эшчәнлегендә аларны уңышлы файдалана. Лицейда норматив-хокукый,фәнни-методик, контроль аналитик эшчәнлек юнәлешләрендә дә электрон мәгълүмат банклары булдырылган. Аның инициативасы белән лицейда компьютер сыйныфы эшли,19 уку сыйныфы интернетка тоташтырылган мәктәпнең бердәм локаль челтәренә берләштерелгән заманча компьютерлар белән җиһазландырылган.Лицейда күпчелеге югары һәм беренче квалификацион категорияләргә ия, иҗади карашлы һәм үз эшләренең чын осталары булган укытучылар эшли. Лицей-интернат хезмәт коллективын югары педагогик осталык, үз эшеңне яратып башкару, тырышлык, белем һәм тәрбия бирүнең яңа нәтиҗәле технология һәм ысулларын үзләштереп эшләү аерып тора. Болар барысы да һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Лицей-интернатта укытучыларның һөнәри үсешенә зур игътибар бирелә, мәсәлән, ике педагог - "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе, өчесе - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, ун укытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау граммотасы белән бүләкләнгән. Хезмәт коллективында ун педагог - "Иң яхшы укытучыбыз" грантына, икесе "Яңа укытучыбыз" бүләкләренә лаек булдылар.Латиф Мәхмәт улы исә "Иң яхшы директорыбыз -2013, 2015" гранты җиңүчесе булып тора.Алда аталган уку йортында мөгаллимнәр эшчәнлеген оештыру,һөнәри осталыкларын үстерү өчен мөмкинлекләр системасы булдырылган.Педагогик кадрларның һөнәри эшчәнлеге сыйфатын күтәрү лицей укучыларының белем һәм тәрбия сыйфатының югары дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткеч булып тора.Лицейда өлгермәүче укучылар юк, белем сыйфаты 72 процент тәшкил итә. Лицейның чыгарылыш сыйныфы укучылары ел саен Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары күрсәткечләргә ирешәләр. Барлык предметлардан тапшырылган имтихан нәтиҗәләре тулаем ил һәм республика күрсәткечләреннән югары булып тора. Биредә чыгарылыш сыйныф укучыларының 90 проценттан артыгы Россиянең танылган югары уку йортларына укырга керүен дә әйтеп китәргә кирәктер.Лицейда сәләтле балалар белән эшләү программасы тормышка ашырыла: укучыларның 75 проценты -эзләнү-тикшеренү эшләрендә, олимпиада хәрәкәтендә катнаша. Шуңа күрә лицей муниципаль, республика һәм төбәкара, ил күләмендә җиңүчеләр һәм призер укучылар әзерли.Быел, мәсәлән, муниципаль турда - 60 укучы, республикада исә 26сы җиңүче һәм призер булганнар инде. Хәзер алар Россия күләмендә катнашып, җиңү алып кайтырлар дип көтәләр. Лицей укучылары арасында төрле дәрәҗәдәге олимпиада һәм конференцияләрдә күп тапкырлар җиңүче һәм призерлар, Россия Президентының сәләтле балаларга булышлык итү премиясе лауреатлары, төрле банкларның стипендиатлары бар. Балалар белән эшләүдә аларның спорт белән шөгыльләнүенә, сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Лицей-интернат "Сәламәтлеккә булышлык итүче мәктәп" бәйгесенең көмеш медаленә ия, "Мәктәп - сәламәтлек даирәсе", "Укучыларның сәламәтлеген саклау" кебек республика конкурсларының дипломанты булып тора. Барлык укучылар да төрле сәнгать студияләрендә, фәнни-техник, хәрби-патриотик, физика-математика, филология түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Уку йорты мәдәният һәм спорт комплекслары, иҗади-сәнгать мәктәпләре белән актив хезмәттәшлек итә.Юкка гына уку-укыту һәм тәрбия эшләренең югары күрсәткечләре өчен "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе - 2013, 2014", "Россиянең
иң яхшы 500 мәктәбе - 2013, 2014", "Россиянең иң яхшы 200 авыл мәктәбе - 2015" исемлекләренә кертелмәгән шул ул. Сәләтле оештыручы, тырыш, гадел һәм таләпчән, балаларга һәм хезмәттәшләренә карата ягымлы һәм игътибарлы җитәкче буларак, Латиф Мәхмәт улы укытучылар коллективының, укучыларының һәм ата-аналарның лаек лы хөрмәтен яулады. Кылган иҗтиһатлары өчен Латиф Чинарны шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды ның "Фидакарь укытучы" исеменә лаек дип саныйм.
Фәүзия МӘХМҮТОВА,
Бөгелмә муниципаль районы
мәгариф идарәсе хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа