Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Бөгелмә аграр көллияте республикабызда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хәзерләү эше белән шөгыльләнә торган махсус уку йорты булып санала. Көллиятнең яшүсмер егет һәм кызларны авыл хезмәтенә өйрәтү өчен 350 гектар сөрүлек җире бар. Фәрит Гатин җитәкләгән Бөгелмә аграр көллияте һәр елны шушы җирләрне эшкәртә: сөрә, тырмалый, чәчә, игенчелек белән шөгыльләнә. Быел...

Бөгелмә аграр көллияте республикабызда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хәзерләү эше белән шөгыльләнә торган махсус уку йорты булып санала. Көллиятнең яшүсмер егет һәм кызларны авыл хезмәтенә өйрәтү өчен 350 гектар сөрүлек җире бар.
Фәрит Гатин җитәкләгән Бөгелмә аграр көллияте һәр елны шушы җирләрне эшкәртә: сөрә, тырмалый, чәчә, игенчелек белән шөгыльләнә. Быел да язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкканнар алар. "Чәчүлек җирләренең 260 гектарында - бодай, 16 гектарында - солы, калганнарында күпьеллык үлән культуралары чәчелде. Язгы чәчү эшендә көллиятнең беренче курс студентлары аеруча тырышып эшләде. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерүче Нур Шәрәфетдинов, Иван Веснин, Николай Фролов, Александр Карпов, Рөстәм Хикмәтуллин, Алмаз Мөэминов, остазлары җитәкчелегендә, үз алларына куйган бурычны намус белән үтәделәр", - дип хәбәр итә көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Шипилова. Афәрин, егетләр! Киләчәктә дә шулай дәвам итегез, дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса