Бөгелмә мәктәпкәчә учреждениеләре икенчел чимал җыюда алдынгылар
Яңалыклар

Бөгелмә мәктәпкәчә учреждениеләре икенчел чимал җыюда алдынгылар

В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ территориясендә икенчел ресурсларны аерым җыюны популярлаштыру буенча конкурс узды.

«Лидер балалар бакчасы» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде — призлар белән Бөгелмә мәктәпкәчә учреждениеләре бүләкләнде.

11 нче «Искорка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Беренче урынны 9 нчы «Колобок» балалар бакчасы, икенче урынны алды, призерлар өчлеген 6 нчы «Дюймовочка» балалар бакчасы тәмамлады.

— Безнең балалар бакчасының әзерлек төркеме Бөгелмәнең барлык балалар бакчалары арасында пластик җыю буенча өченче урынны алды. Моннан тыш, әйләнә — тирә мохитне саклауга керткән өлешләре өчен педагоглар Светлана Жаринова һәм Оксана Цыркалюк мактаулы дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр, — дип сөйләде «Искорка» балалар бакчасы мөдире.

Ольга Вагенлейтнер ассызыклаганча, бүләк — гомуми хезмәт нәтиҗәсе. Учреждение администрациясе ата-аналарга актив гражданлык позицияләре һәм көн саен пластик җыюлары өчен рәхмәт белдерде.

Яңа уку елында шәһәрнең мәктәпкәчә оешмалары проектта катнашуларын дәвам итәчәкләр һәм теләүчеләрне калдыкларны аерым җыю инициативасына кушылырга чакыралар.

ФОТО: «Искорка» балалар бакчасы архивы.