Аларга грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
12 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының кадрлар хезмәте оешуга 108 ел тулуны билгеләп үтә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә һөнәри бәйрәмгә багышланган чара узды. Кадрлар бүлекчәсе хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары һәм бүлек эшенә керткән өлешләре өчен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нәкъ менә кадровиклар булачак полиция хезмәткәрләрен каршы ала, аларга һөнәрләрендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итә, хезмәт дәвамында озата бара һәм шәхси состав белән бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итә. Бердәм коллектив формалашу күбесенчә аларның профессиональлегенә, җаваплылыгына һәм кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәтенә бәйле.