Аны Петровка кишәрлеге урманчылыгында, Ефановка авылы территориясендә үткәрделәр.
Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, район башлыгы Дамир Фәттахов, район халыкы һәм волонтерлар җирле питомникта үстерелгән 1200 эре чыршы утырттылар.
«Үз үрнәгебездә яшь буынга үз планетабызны кайгыртуның, яшеллекне саклап калу өчен барысын да эшләүнең мөһимлеген күрсәтәбез», — дип ассызыклады район башлыгы.
Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова әйтүенчә, утырту материалын мөстәкыйль үстерәләр. «Урманны саклыйк» акциясе ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде, ул район халкын табигатьне саклау бурычы тирәсендә берләштерә.
Утырту тәмамлангач, катнашучыларга тәм-томнар белән кайнар чәй оештырылды.