«Ветеран» клубында катнашучылар өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре игелек һәм хөрмәт көненә багышланган чара оештырды.
Кунаклар үзләренең шигырьләрен, шулай ук Л.Рубальская, А. Майков, Бөгелмә шагыйрәсе З. Искәндәрова әсәрләрен һәм башкаларны иркенләп укыдылар. Халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Табигать турындагы викторинада кызыксынып катнаштык.
Кунаклар алдында «Прялица» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Коллектив башкаруында «Как во поле», «А я млада», «Деревня она» җырлары яңгырады, шулай ук «дай емуу сил» җырын башкаручылар МХОда булган барлык балаларга багышладылар. Эдуард Гафиятуллин башкаруында лирик композицияләр яңгырады.
ФОТО: Эльвина Бәхтиярова.