«Игелекле Бөгелмә» җитәкчесе республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде
Яңалыклар

«Игелекле Бөгелмә» җитәкчесе республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде

Игелек «Игелекле Бөгелмә» үзәге вәкилләре Татарстан Республикасында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет утырышында катнашты.

Совет утырышы республика Министрлар Кабинетында узды. Очрашу барышында катнашучылар 2026 елда республикада иреклеләр үсешенә нәтиҗә ясадылар, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты күрсәткечләре буенча фикер алыштылар, шулай ук ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлек нәтиҗәлелегенең еллык мониторингы нәтиҗәләрен карадылар. Моннан тыш, ирекле бергәлек эшенең алдагы юнәлешләре билгеләнде.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Билгеләнүчеләр арасында — Игелек «Игелекле Бөгелмә» үзәгендә җитәкчесе Наталья Кулагина. Аның инициативалары, актив эше һәм битараф булмавы Татарстанда волонтерлык хәрәкәте үсешенә зур өлеш кертә. Үзәкнең эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ФОТО: шәхси архив.