Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексы базасында җиңел атлетика кроссы буенча Татарстан Республикасы суд системасы беренчелеге узды.
Ярышлар суд хезмәткәрләре көненә туры китерелде. Стартларда судьялар, суд аппаратлары хезмәткәрләре, шулай ук суд департаменты идарәсе һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Спортчылар шәхси йөгерүдә көч сынаштылар: хатын — кызлар-1 км, ир-атлар 2 км дистанцияне үттеләр.
Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәр суды командасы ике призлы медаль яулады. Ир‑атлар арасында 2 км дистанциядә алтынны судья Юрий Нагаев-Кочкин алды. Хатын-кызлар арасында 1 км дистанциядә шәһәр суды рәисе урынбасары Ольга Иванова бронза медаль яулады.
ФОТО: Бөгелмә шәһәр суды.