Бөгелмәлеләрне анимация нигезләренә өйрәтәләр
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне анимация нигезләренә өйрәтәләр

«Ялкын» приютында «Мультистан» грант проекты старт алды.

Яңа уку елында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында грант проекты — «Мультистан» балалар мультипликация студиясе эшли башлады. Аны гамәлгә ашыру «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды ярдәмендә мөмкин булды.

балалар мультипликация студиясендә

Проект кысаларында тәрбияләнүчеләр мультипликация нигезләрен үзләштерәләр һәм заманча технологияләр белән эшлиләр. Дәресләр программасы киң фикерләүне һәм инженерлык күнекмәләрен үстерә торган 3D-модельләштерүне үз эченә ала.

Педагоглар сүзләренчә, студиядә эшләү балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә һәм әзер проектлар булдыру тәҗрибәсен алырга мөмкинлек бирә.