Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фоторепортажлар

"Ак калфак" оешмасы ифтар ашы уздырды ФОТОЛАР

30 көнлек Рамазан ае сизелмичә дә үтеп китте. Бу айда һәр җирдә ифтар ашлары уздырдылар. Аларны шәхси кешеләр дә, шәһәр предприятиеләре дә, иҗтимагый оешмалар да оештырды. 21 июнь көнне бу эшкә "Ак калфак" оешмасы кушылды. Әлеге мәҗлестә ураза тотучылар, мәчеттән килгән кунаклар бар иде. Барыбыз да күрешүебезгә бик сөенеп, шөкерана...

30 көнлек Рамазан ае сизелмичә дә үтеп китте. Бу айда һәр җирдә ифтар ашлары уздырдылар. Аларны шәхси кешеләр дә, шәһәр предприятиеләре дә, иҗтимагый оешмалар да оештырды.

21 июнь көнне бу эшкә "Ак калфак" оешмасы кушылды. Әлеге мәҗлестә ураза тотучылар, мәчеттән килгән кунаклар бар иде. Барыбыз да күрешүебезгә бик сөенеп, шөкерана догасын тыңлап, Аллаһның биргәннәренә рәхмәт әйтеп, дога кылдык. Имамыбыз Солтанбек Бекишов безгә Рамазан аеның фазыйләтләре турында бик эчтәлекле вәгаз укыды. Ул һәркемнең күңел түренә кирәкле хәзинә булып кереп калгандыр дип уйлыйм. Соңыннан ашка җыелган халык авыз ачты һәм бергәләшеп намаз укыды, барысы да ифтар мәҗлесендә сыйланды.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, эшләгән игелекләребезне һәм нурлы айда кылган догаларыбызны кабул итсен.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса