Бөгелмә районында мең квадрат метрдан артык мәйданлы чүплек бетерелгән
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында мең квадрат метрдан артык мәйданлы чүплек бетерелгән

Бөгелмә районы башкарма комитетына кисәтү юлладылар.

Авиа очыш вакытында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Зеленая Роща авыл җирлегендә «Ивушка» бакча ширкәте районында чүплек ачыкладылар.

Участокта көнкүреш калдыклары, төзелеш чүп-чарлары һәм иске автомобиль шиннары табылган. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 1 500 кв. метр, күләме 750 куб. метр тәшкил итә.

Бөгелмә районы башкарма комитетына кисәтү юлладылар. Хокук бозу бетерелде.