Чара ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында узды.
6 октябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театрында Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән берьюлы 45 пар гаилә корды. Алар арасында — Бөгелмәдән Данила Шамаев һәм Ангелина Тихонова.
Теркәлү алдыннан кунакларга «Татарларның туй йоласы» спектаклен күрсәттеләр: яучылау, туганнары белән танышу, бүләкләр алмашу. Аннары сәхнәгә яшь пар чыкты, балдаклар алмашты һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алды.
Эльдар һәм Лилия Сәлаховлар белән очрашу үзенчәлекле вакыйга булды. Бер ел элек алар да бу сәхнәдә 45 пар арасында басып торганнар иде, ә хәзер өчәүләп — улы Гадел белән килделәр.
Мондый массакүләм тантана Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында икенче мәртәбә уза. Узган ел шулай ук 45 пар өйләнешкән.