Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә

Республика буенча урыны белән көч җил исәргә мөмкин.

Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана.

Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса